Тумышы белән Уфадан булган Face кушаматлы рэпер Иван Дреминга каршы җинаять эше ачылган. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.
Mash язуынча, рэпэрны "ят агент" канунын бозуда гаеплиләр.
Дремин 2022 елны Русиядә "ят агент" дип танылды. 2023 елның августыннан үзенең постларын "ят агент" буларак тамгаламый башлады. Уфа мәхкәмәсе аны "ят агент" канунын бозуда гаепләп, ким дигәндә биш тапкыр штрафка тартты. Быелның июль аенда ул эзләүгә игълан ителде.
2022 елның мартында Face илдән китте һәм Русиягә башка кайтмаячагын һәм концертлар бирмәячәген сөйләгән иде.
— Мине һәм якыннарымны үз йортымнан, үз җиремнән кудылар, сезнең дәүләтегез куды, мин аны хәзер үземнеке дип атый алмыйм, һәм үз халкым куды, майлы ипигә акчасы җитсә, ул башкасына төкереп тә бирми, — дип язды музыкант Instagram-да.
Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте.
— Бөтен сугышны узып Берлинга җиткән һәм Суворов ордены белән бүләкләнгән бабам күрсә иде сезне. Әгәр ул 75 ел узганнан соң сез үзегезгә яңа свастика уйлап чыгарып, үзегезне Европаны азат итүчеләр дип санап, иртә таңнан 28 тапкыр кечерәк булган тугандаш илгә һөҗүм итәчәгегезне белсә, ул сезнең өчен сугышуын дәвам иткәнче үзен атып үтергән булыр иде, — диде Face.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!