2025 елның май аенда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев яшел тасманы кисеп, Лачын һава аланын ачты. Бу 2021 елдан Баку тарафыннан контрольгә алынган төбәктә ачылган өченче һава аланы. Аңа кадәр монда әрмәннәр яшәде.
Барлык өч һава аланы да бер-берсеннән күп дигәндә 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Алар тик тора диярлек. Таулы Карабах төбәге һәм аның тирәләрендә зур төзелешләр бара.
Лачын һава аланы 2025 елның маенда рәсми ачылыш вакытында
Төбәктәге барлык диярлек халык, 100 меңнән артык әрмән Бакуның хәрби чаралары нәтиҗәсендә әлеге җирләрне ташлап китте. Хәрби чаралар 2023 елның сентябрендә, Азәрбайҗан төбәкне тулы контрольгә алганнан соң тәмамланды.
Тарихка күз салсак Таулы Карабахта нигездә этник әрмәннәр яшәгән. Советлар Берлеге таркалгач ул Азәрбайҗанның бер өлеше дип танылган.
Баку 1980 еллар ахырында башланган беренче Карабах сугышы вакытында качарга мәҗбүр булган азәрбайҗаннарның "Бөек кайтуы"н игълан итте.
Азәрбайҗанның Әгдерә районындагы яңа мәчет. 2025 елның марты.
Таулы Карабах һәм аның тирәлегендә ачылган яңа корылмаларның фотоларында тантанага килгән берничә төркеме күренә. Әлеге фотоларны Алиев хакимияте чыгарды. Әмма төбәктә һавадан төшерелгән сурәтләрдә кешеләр һич күренми.
Азәрбайҗанның Лачын районында күптән түгел төзелгән авыл. 2025 елның май ае.
Азәрбайҗан икътисадчысы Тогрул Велиев Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосына әйтүенчә, Баку төбәккә 30 меңнән алып 40 меңгә кадәр азәрбайҗанлы кайткан дип белдергән, әмма аның сүзләренчә, бу районда хәрәкәт шактый чикләнгән булуы сәбәпле "төгәл мәгълүматларны табуы авыр".
Күптән түгел Әгдерә районында төзелгән яңа авыл. 2025 елның марты.
Маттео Чивиллини — бу җирләрдә булып киткән Көнбатышның сирәк журналистларының берсе. Италия журналисты 2024 елның апрелендә Климат саммиты алдыннан рәсми сәфәрдән соң Таулы Карабах турында репортаж әзерләде.
2025 елның май аенда рәсми ачылыштан соң Лачын районындагы ял йорты.
Чивиллини сөйләвенчә, пресс-тур вакытында журналистлар берничә контроль пункты аша узган. Анда аларның документларын "җентекләп тикшергәннәр".
Аның сүзләренчә, эчтә гигант бер төзелеш мәйданын хәтерләткән "сюрреалистик, бераз антиутопик мохит" хөкем сөргән.
"Шулкадәр аз кеше яшәве гаҗәпләндерде", ди ул.
Әгдерә районы авылы, 2025 елның мае
Чивиллини әйтүенчә, ул "юлда бары берничә генә машина күргән".
Әгдердә тимер юл һәм автобус станциясе комплексы. 2025 елның май ае.
Карабахтагы беренче сугыш вакытында качкан азәрбайҗаннарга даими яшәү шарты белән кабат кайткан очракта дәүләт хисабына торак алып бирү тәкъдим ителде. Күпләр эш урыннары булмау сәбәпле, кайтырга теләми.
Президент Илһам Алиев (сулда) Шушадагы тамашаны карый. 2025 елның сентябре.
Лачын районында элек яшәүчеләрнең берсе әңгәмәдә: "Бакуда эшем бар, мин кайтмас идем", дигән.
Башка күчеп киткән азәрбайҗаннар аларның элекке авыллары төзелеш сәбәпле танымаслык булып үзгәрүен әйткән. Нәрсәсе беләндер Дубайдагы төзелешне хәтерләтә дигәннәр.
Әгдерә районында төзекләндерелгән мәчет
1990 елларда качкан, элек Ходжалы авылында яшәүчеләрнең берсе Азатлык радиосының азәри хезмәтенә әйтүенчә, "хакимият күркәм корылмалар төзи, әмма безгә хәтта тавыклар тотарга да рөхсәт итми. Без Мәскәүдә яшәмәдек, без авылда яшәдек" дигән
Таулы Карабахның Ханкенди шәһәрендә төзелүче "Җиңү аркасы". Элек шәһәр Степанакерт дип аталды.
Фаразларга караганда, Таулы Карабах һәм аның тирәлеген торгызу һәм кешеләрне күчерү өчен якынча 19,5 миллиард доллар сарыф ителәчәк.
Әгдерә районында су саклагычы янында төзелгән юл. 2025 елның марты
Икътисадчы Велиев фикеренчә, киң колачлы төзелеш өлешчә дәүләт казнасына кергән нефть долларларын бүлү ысулы булып тора. "Элек бу акчалар Бакуга китә иде, хәзер исә Карабахка", ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!