Стәрлетамак көллиятенең өченче курс студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки өлкәсендәге Русия армиясенең 137нче бригадасында булуы ачыклана. Егетнең анасы фикеренчә, аның улын ялган юл белән контракт имзалатып сугышка җибәргәннәр.