18:07
26.2.2014
Кырым Югары Радасы янында ярымутрауның Украинада калуын яклаучы кырымтатарлар Русиягә кушылу тарафдарларын читкә кысрыклап чыгарганнан соң берничә минут узуга Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров рада утырышының ябылуын игълан итте һәм халыкка рәхмәт әйтеп таралырга чакырды. Чубаров аларны үзләре яшәгән шәһәрләргә, районнарга кайткач бернинди провокацияләргә бирешмәскә, юл куймаска, мәчетләрне, чиркәүләрне, синагогаларны бергәләп сакларга, милләтара татулыкның бозылуына юл куймаска өндәде. Милли мәҗлес әйтүенчә, моннан ары кырымтатарлар белән исәпләшәчәкләр, соңгы өч елда күзәтелгән күренеш -- кырымтатарларны Кырым язмышын хәл итүдән читтә калдыру булмаячак.
16:16
26.2.2014
Кырымда хәлләр киеренке. Киевта хакимият алышынганнан соң Мәскәү тарафлы көчләр Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу кампаниясен башлады. Кырымтатарлар моңы кискен каршы, Украинаның бөтенлеген яклап Кырым Радасы янына җыелды. Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары шунда ук үз җыенын үткәрә.