12:15
28.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАР ТӨНГЕ КИЗҮГӘ ЧЫГА --
27 февральдән башлап кырымтатар касабаларында җирле халык төнге кизүгә чыга. Акмәчет бистәсендә яшәүче кырымтатарлар моны иминлек саклау, провокацияләр булдырмау чарасы дип аңлата. [ВИДЕО]

14:21
28.3.2014
ТАТАРСТАН КЫРЫМЛЫЛАРГА ПАСПОРТ БИРӘ--
Татарстанга күченергә теләүче Кырымлыларга Русия паспорты бирә алалар. Бу хакта федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр итә.

15:07
28.3.2014
ӘМИРАЛИ АБЛАЕВ РАВИЛ ГАЙНЕТДИН БЕЛӘН ОЧРАШТЫ--
Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Әблаев җомгада Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты. Алар бергә Акмәчеттә җомга намазын кылдылар.
"Кырымтатарлары 1200 еллык ислам тарихына ия. Шул еллар дәвамында кырымтатарларының диния нәзарәте беркемгә дә бәйле булмаган. Бүген шул хакта Равил хәзрәт белән сөйләштек", - ди Аблаев. Кырымтатар халкы никадәр озак аягында торса, диния нәзарәте дә шулкадәр ук торачак, ди ул.

00:48
29.3.2014
ГАЙНЕТДИН ЧУБАРОВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ --
28 мартта Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән очрашты. Хәзрәт сүзләренчә, очрашуда сүз Русия һәм Кырым мөселманнары арасында хезмәттәшлекне үстерү турында барган. [ВИДЕО]

13:37
29.3.2014
29 март Бакчасарайда кырымтатар халкы корылтае җыены уза. Кырымда яңа сәяси-иҗтимагый вазгыятьтә кырымтатар халкының язмышы тикшерелә. Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Кырымның үзешчән хөкүмәте вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев катнаша. Азатлык Бакчасарайдан туры трансляция тәкъдим итә.
15:41
29.3.2014
Корылтай эшендә бер сәгатьлек тәнәфес игълан ителде
17:28
29.3.2014
Корылтай тәнәфестән соң эшен дәвам итә. Делегатлар Русия аннексиясеннән соң Кырымда туган яңа вазгыятьтә кырымтатарларга нишләргә дигән мәсьәләдә фикер алыша. Азатлык Бакчасарайдан туры трансляция тәкъдим итә. [ВИДЕО]