Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:01 24.2.2022
Владимир Путин
Владимир Путин


24 февральгә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте. Аның максаты дип ул "сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан җәберләү һәм геноцидка дучар булган кешеләрне яклау, "Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе" дип атады. Путин "кан кою өчен бөтен җаваплылык Украина хакимияте намусында булачак, Русиягә каршы чыгучылар исә "моңарчы беркайчан да күрмәгән нәтиҗәләрне күрәчәк" дип кисәтте.

Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә. Һөҗүмнәр хәрби һәм авиабазаларга, идарә итү системнарына ясала.

XS
SM
MD
LG