Украина 24 февральдә 400гә якын Русия хәрбиенең үтерелүен белдерә
Беренче исәпләүләргә караганда, Мәксәү Украинага каршы башлаган киңкүләм сугышның беренче көнендә 400гә якын Русия хәрбие үтерелгән. Бу турыда Азатлык радиосының Украин редакциясенә Украина президенты идарәсе башлыгының киңәшчесе Алексей Арестович белдерде.
— Русиягә йөзләрчә табут кайта башлагач, сугышка каршы кәефләр көчәер һәм Путин ил эчендә беркадәр ризасызлыкка очрар”, — диде ул.
Арестович берничә дистә Русия хәрбиенең әсирлеккә төшүен һәм алардан сорау алулар башлануын дә әйтте.
Аның сүзләренчә, сугышның беренче көнендә Украина хәрбиләре Русиянең 7 хәрби очкычын, бронетехниканы юк иткән, танкларны кулга төшергән һәм 9 сәгать дәвам иткән бәрелеш нәтиҗәсендә Киев янындагы Гостомель һава аланын яңадан контрольгә алган.
Зеленский илкүләм мобилизация игълан итте
Украина президенты Владимир Зеленский “Илкүләм мобилизация турында” фәрман имзалады. Документ дәүләт башлыгы сайтында чыкты.
Мобилизация “Русия федерациясенең Украинага каршы хәрби агрессиясе сәбәпле, Украина дәүләт иминлек һәм саклану шурасы тәкъдиме нигезендә, дәүләтне саклау, Украина хәрби көчләренең һәм башка хәрби төркемнәрнең сугыш һәм мобилизацион әзерлеген ныгыту өчен” игълан ителә диелә.
Русия Украинага каршы киңкүләм сугыш башлагач, 24 февральдә Украинада сугыш хәле тәртибе кертелгән иде.
Равил Гайнетдин җомга намазында мөселманнарны тынычлык сорап дога кылырга чакырды
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан халкын бердәм рәвештә Путинның сугыш башлау карарын хупларга чакырган Рөстәм Миңнехановтан аермалы буларак, мөселманнарны тынычлык өчен догада берләшергә чакырды.
— Корбаннар булмасын өчен, сезне бердәм һәм тыныч булып калырга, тынычлык өчен догада тупланырга, Аллаһ Тәгаләдән кешеләрнең гомерләрен саклауны һәм халыклар арасында туганлык бәйләнешләренең яңаруын сорарга чакырам, — диде Гайнетдин.
Мөфти мөселманнарның Аллаһ Тәгаләдән иң куркыныч сценарийга — зур сугышка юл куймавын соравын белдерде һәм бүгенге җомга намазында барлык дин әһелләрен, барлык мөселман өммәтен тынычлык сорап дога кылырга чакырды.
Казанда Украина сугышына каршы чыгучыларны тоткарладылар
Казанның Бауман урамына дистәләрчә кеше җыелып, Украинага каршы сугыш башлауга ризасызлык белдерде. Чара башланганчыга кадәр урам башындагы Тукай мәйданына берничә полиция машинасы килеп туктады. Алар килгәнче үк мәйдан янындагы коймага кемдер "Нет войне!!!" дип язарга өлгергән иде.
Шаһитләр әйтүенчә, полиция биш минут эчендә кимендә 20 кешене тоткарлаган. Тротуардагы махсус микроавтобусларга шикле күренгән кешеләрне алып киттеләр ди бу хәлне күргәннәр. Бу турыда безнең фотогалереяны карагыз.
Милан шәһәре мэры, Ла Скала театрының багучылар шурасы рәисе Джузеппе Сала, әгәр Русия дирижеры һәм Мариин театры җитәкчесе Валерий Гергиев Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләп чыкмаса, аның театрда март аена билгеләнгән операсы куелмаячак, дип белдерде. Гергиев Русия президенты Владимир Путинның тарафдары санала, президент сайлауда аның ышанычлысы булган һәм аның кулыннан Александр Невский ордены алган кеше.
Байден АКШ санкцияләрен игълан итте
АКШ президенты Джо Байден американнарга мөрәҗәгатьтә АКШ һәм аның беректәшләре Русия бизнесына доллар, евро, фунт һәм иена белән финанс операцияләре башкару мөмкинлеген чикләячәк дип белдерде.
Моннан тыш АКШ Сбербанк, ВТБ, "Открытие", Совкомбанк, Новикомбанк, Газпромбанк банкларына каршы санкцияләр кертәчәк.
Тагын бер чара буларак, Русиягә югары технологияләр экспортын чикләү аталды. Экспорт чикләүләре галәмне өйрәнү өлкәсенә дә кагылачак.
АКШ гаскәре Украиналагы сугышта катнашмаячак, дип ышандырды Байден. Шул ук вакытта АКШ Эстония, Румыния, Польша һәм Литва кебек илләрне хәрби яктан көчәйтәчәк. Моннан тыш, Германиягә АКШның өстәмә гаскәрләре җибәреләчәк.
Канада Русиягә каршы чикләүләр игълан итте
Канада премьер-министры Джастин Трюдо Русиянең Украинага һөҗүмен гаделсез дип атады һәм аның авыр нәтиҗәләргә китерәчәген белдерде.
Канада 58 кешегә каршы чикләүләр кертә, алар арасында Русия иминлек шурасы әгъзалары: Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм финанс министры Антон Силуанов бар.
Моннан тыш Канада Русиягә бирелгән барлык экспорт рөхсәтләрен кире кага.
Русиядә 44 шәһәрдә сугышка каршы узган протест чараларында кимендә 852 кеше тоткарланган
Моның хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә (Русиядә ул теркәлмәгән оешмалар-ят агентлар исемлегенә керә). Оешма мәгълүматына күрә, Мәскәүдә генә 600гә якын кеше тоткарланган. Русия эчке эшләр министрлыгы Мәскәүдә 600 тоткарлау турында хәбәр итә.