Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:22 27.3.2022

Борис Немцовның көрәштәшләре оппозицион сәясәтчене үтерүне оештыручыларның берсе булырга мөмкин дип атаган Чечня эчке эшләр министрлыгы офицеры Руслан Геремеев Украинада Мариуполь шәһәренә һөҗүм итүдә катнаша. Геремеев һәм Чечняның башка сугышчылары төшкән видеоны Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram каналында бастырды. Анда чечен сугышчылары Мариупольдәге административ бина өстенә әләм күтәрәләр диелә.

"Минем кадерле кардәшеv Руслан Геремеев эшне һәрвакыт ахырына җиткереп башкара. Аңа Мариупольдәге иң катлаулы җир бирелгән иде һәм командир бу бурычны плюслы биш билгесенә башкарды", - дип яза Кадыров.

14:04 27.3.2022

23 мартта Татарстанның Әлки районы Чуаш Борнае авылында 31 яшьлек Иван Дулатовны җирләгәннәр. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу хакта Әлки район газеты яза.

Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.

15:39 27.3.2022

Русия хәрбиләренең шәһәрне басып алуына каршы митинглар бүген Херсонда кабат узды. Һәр якшәмбе урамга чыккан халык Русия оккупациясенә протест белдерә һәм "Херсон ул Украина" дигән шигарләр кычкыра.

15:41 27.3.2022

Башкортстанда бүген Арсений Воробьевны җирләгәннәр. 21 яшьлек егет Украинадагы сугышта һәлак булган. Ул контракт нигезендә хезмәт иткән.

Воробьев узган ел Самар өлкәсенә армиягә алынган, шул ук елны контракт имзалаган, дип язылган Уфа мэриясе Вконтакте битендә.

Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.

23:32 27.3.2022

27 март сәгать 23.30га соңгы хәбәрләр:

  • Русия һәм Украина яңа сөйләшүләрне Истанбулда үткәрәчәк. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган моны ике якка да тәкъдим иткән, Мәскәү һәм Киев ризалашкан.
  • Чехия Украина белән сугыш аркасында санкцияләр кертелгән Русия олигархларының йөзләгән миллион кронлык милеген һәм хисапларын туңдырды. Бу турыда Чехия премьер-министры Петр Фиала Чехия телевидениесендә әйтте.
  • Роскомнадзор Русиядә Германиянең Bild сәхифәсен һәм элегрәк җинаять эше кузгатылган журналист Александр Невзоровның сайтларын япты.
  • Харьков мэры Игорь Терехов шәһәрдә 1300 дән артык торак йортның җимерелүен хәбәр итә, аның сүзләренчә, "Харьков яңадан торгызылырга тиеш булачак". Шул ук вакытта, Русия гаскәрләре чик буенда урнашкан Украинадагы бу икенче зур шәһәрне ала алмады.
  • Дөньяның төрле шәһәрләрендә Украинаны яклап һәм сугышка каршы чаралар басылмый. 27 мартта Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм президент идарәсе янында, шулай ук Петербурда сугышка каршы ялгыз пикетта катнашучылар тоткарланды.
  • Русия хәрбиләренең шәһәрне басып алуына каршы митинглар бүген Херсонда кабат узды. Һәр якшәмбе урамга чыккан халык Русия оккупациясенә протест белдерә һәм "Херсон ул Украина" дигән шигарләр кычкыра.
  • Мариуполь шәһәре башлыгы Вадим Бойченко УНИАН бәйсез мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә шәһәр Украина хәрби көчләр контролендә кала бирә, ә Русия гаскәрләре шәһәр янын контрольдә тота, дип сөйләде. "Шәһәр камалган, һәм боҗра, әлбәттә, кысыла", - диде ул.
  • Бүген Чаллыда "Тантана" бүләген тапшыру вакытында "Оммаж" төркеме җырчысы Динус Ягафаров сәхнәгә Украинадагы сугышка протест билгесе булган яшел тасма тагып чыкты. Чыгышын "Дөньяга тынычлык" дип тәмамлады.
23:39 27.3.2022

Роскомнадзор Русия мәгълүмат чараларыннан Украина президенты Владимир Зеленский белән интервьюны бастырмауларын таләп итте. Аның белән әңгәмәдә катнашкан журналистларга карата тикшерү башланды. "Роскомнадзор Русия матбугат вәкилләрен әлеге интервьюны бастырудан баш тарту кирәклеге турында кисәтә. Интервью алган массалы мәгълүмат чараларына карата җаваплылык дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшерү башланды", - дип билгеләп үттеләр Роскомнадзорда.

27 март көнне Украина президенты Владимир Зеленский Русия журналистларына интервью бирде, алар арасында "Медуза", "Медиазона", "Дождь" һәм "Коммерсант" басмалары бар. Интервью инде "Медуза"да басылды.

23:40 27.3.2022

Уфаның бер кафесында Росгвардиянең Украинадагы гамәлләре турында сөйләшү аркасында Герман Әхмәтшин кулга алынган.

Әхмәтшин әйтүенчә, ул Росгвардияне мактаган камуфляж киемендә таныш булмаган кеше янына килеп, "бу оешманың кайбер хезмәткәрләре Ирпень (Украина - ред.) елгасы аша күпердә ялангач һәм янган килеш аунап ятуларын" әйткән.

Шуннан соң бәхәс купкан. Әхмәтшинга кафедан чыгарга ирек бирмәгәннәр. Полиция килеп аны бүлеккә алып киткән. Өч сәгатьтән соң Русия гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән гамәлләр" турындагы яңа маддә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) нигезендә протокол тутырып җибәргәннәр.

12:01 28.3.2022

27 март көнне , сугыш башланганнан бирле беренче мәртәбә, Украина президенты Владимир Зеленский Русия журналистлары белән әңгәмә корды. Зеленский белән "Медуза" басмасы һәм "Дождь" телеканалы мөхәррирләре, "Новая газета"дан булган сорауны тапшырган журналист Михаил Зыгарь һәм "Коммерсантъ"ның махсус хәбәрчесе Владимир Соловьёв сөйләште. Әңгәмә "Медуза"да басылып та чыкты.

Русиянең баш прокуратурасы да басылып чыккан әңгәмәдәге белдерүләргә хокукый бәяләмәсен бирәчәген искәртте.

Аерым алганда, Зеленский Мариупольне чолгап алулары турында фикер белдергәндә, вакыйгаларны яктыртуда мәгълүмати хаос күзәтелә диде. Президент шәһәрне Русия хәрбиләре томалавын әйтте.

Портка миналар куелган. Шәһәрнең үзендә һуманитар фаҗига күзәтелә, чөнки анда азык-төлек, дару һәм су китерү мөмкин түгел. Зеленский сүзләренчә, Русия солдатлары һуманитар конвойларга ата.

Президент, кешеләрне Украина тарафына эвакуацияләү өчен, шәһәрдә вакытлы һуманитар коридорлар ачылганлыгын раслады.

Зеленский кешеләрнең бер өлешен Русия гаскәре контролендәге төбәкләргә чыгаруларын әйтте. Аның сүзләренчә, шәһәрдән барлыгы ике меңнән артык кеше чыгарылган. Аларның кайда булуы төгәл генә билгеле түгел. "Аларны алмаш фонды өчен тоталар", диде Зеленский.

Әсирләр турындагы сорауга җавап биргәндә ул Украина һәм Русиянең исемлекләр белән алмашуын хәбәр итте. Зеленский сүзләренчә, сугышта Русиядән бик яшь егетләр катнаша һәм Русия үлүчеләр турындагы мәгълүматны яшерә.

Сугыш башланганнан соң Зеленский Русиягә һәм русияләргә мөнәсәбәте бик начараюын әйтте, шул ук вакытта ул Украинаны хуплаучыларга рәхмәтле булуын искәртә.

Зеленский сүзләренчә, Русия-Украина сөйләшүләренең көн тәртибендә рус теленең статусы да бар. Русия, Румыния, Маҗарыстан, Польша кебек күршедә яшәүче халыкларның теленә хөрмәт махсус килешүдә билгеләнәчәк.

дәвам

XS
SM
MD
LG