"Украинада сугыш барганын абыем анда һәлак булгач аңладым"
Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан егете Илфат Әхияровның энесе Илгиз Украинадагы сугыш еракта, безгә кагылмый дип уйлап яшәгән. Бердәнбер бертуганының цинк табутта кайтуы аны айныткан, каядыр канкоеш һәм кешеләрнең үлеме барлыгына инанган. Үзенә кагылгач.
Шулай да ул "башлаган эшне төгәлләргә кирәк" саный:
— Мин бу хәлләр болай ук түгелдер дип уйлаган идем. Үземә кагылгач, аңладым. Бу сугышны файдасыз дип әйтә алмыйм. Бу кадәр кеше һәлак булган икән, Башкортстанга бит күп табутлар кайтты, бетермичә чыкмасыннар (Украинадан Русия гаскәре). Бу – минем шәхси фикер. Башлаган эшне төгәлләргә кирәк. Алайса нәрсә өчен минем абый, башкалар үлде? Ярты юлда туктарга ярамый.
Илгиз Әхияров белән сөйләшүне Азатлыкның төп сайтында укырга мөмкин
Роскомнадзор Google ширкәтенә Русиядә үзен һәм сервисларын рекламалауны тыйды.
Моннан тыш, эзләү системнарында Google "Русия кануннарын бозучы" дип тамгаланачак.
Роскомнадзор бигрәк тә YouTube-ка бәйләнә. Ул Украинада барган "махус операция" турында "фейк" тарату урынына әйләнде диелә.
Мародерлар харитасы
"Медиазона" Беларус активисты Антон Мотольконың “Русия солдатлары Украинада урланган әйберләрне СДЭК аша Русиягә җибәрә” дип аталаган видеоны тикшергән. Хәрбиләр Беларусның Гаюн шәһәрендә.
Журналистлар әйбер җибәрүчеләрне ачыклаган. Бу әйберләр Украинадагы шәһәрләрдән урланган дип фаразлана.
Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булган "Новая газета" журналистлары "Новая газета. Европа" исемле яңа басма ачкан. Аның "Новая газета" филиалы булмавы, мөстәкыйль һәм бәйсез проект икәнлеге әйтелә. "Новая газета. Европа" дөньяга Русиядә булган хәлләрне берничә телдә сөйләячәк. Ул урысча укучы һәм Европа кыйммәтләрен уртаклашучы кешеләр өчен дөнья һәм Русия яңалыкларын яктыртачак", диелә басманың Telegram-каналында.
Яңа басманың баш мөхәррире – "Новая газета"ның элеккеге сәясәт бүлеге мөхәррире Кирилл Мартынов.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Кушнарен районы Шәрип авылынан 2000 елгы Марсель Хәлиуллин белән хушлашу иртәгә булачак.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Чишмә районыннан Владислав Авдеев белән хушлашу турында үз социаль челтәрендә район башлыгы Ришат Мансуров язды.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Кремль беренче мәртәбә рәсми рәвештә Катерина Тихонова һәм Мария Воронцованың Русия президенты Владимир Путин кызлары булуын таныды, кичә, 6 апрельдә аларга каршы АКШ санкцияләр керткән иде.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән әңгәмәсендә Путин кызларына каршы кертелгән чикләүләргә Кремль һичшиксез җавап бирәчәк һәм "моны ничек кирәк дип табачак, шулай эшләячәк", дип белдерде.
Элегрәк эндокринолог Мария Воронцова һәм фәнни менеджер Катерина Тихонованың үз кызлары булуын Русия президенты танымады да, кире дә какмады.
Тулырак Азатлык сәхифәсендә.
Аннексияләнгән Кырымда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре, кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальон (аны Русия хакимиятләре канунсыз кораллы төркем дип саный) тарафдарын тоткарлаган.Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең Кырымдагы идарәсе вәкиленә сылтама белән 7 апрельдә Крыминформ агентлыгы хәбәр итте.
1971 елда туган ир-атны "канунсыз кораллы төркем эшчәнлегендә катнашуда шикләнәләр", диелә.
"Ул милли батальонны формалы кием, азык-төлек, акча белән тәэмин иткән", шулай ук "Херсон өлкәсенең Генически районында берничә мәртәбә Русиягә каршы чараларда катнашкан", шул исәптән Русиянең Украинада башлаган сугышы барышында да, дип яза агентлык.
Ирне качак кыяфәтендә Русия чиген үтеп чыккан вакытта тоткарлаганнар диелә, аңа канунсыз кораллы төркемдә катнашу маддәсе (Җинаятьләр Кодексының 208 маддәсе, 2 өлеше) нигезендә җинаять эше ачылуы хәбәр ителә, бу маддә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Русиянең Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына җибәргән.