Медиа: Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинны кешеләрне сугышка җәлеп итүгә бүленгән акчалар белән махинацияләрдә шикләнәләр  

Рамил Муллин

Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинның Мөслимдәге йортында кичә тентү узды. Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәрде.

Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллин ялган юл белән акча үзләштергән һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Бизнес Онлайн"хәбәр итә. Басма язуынча, сүз яңа контрактчыларны сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерү турында бара.

Журналистлар хәбәр итүенчә, 3 декабрь көнне Муллинның Мөслимдәге өендә һәм аның Казандагы арендалап торган йортында тентү узган. Соңрак элекке мэрны Татарстандагы Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче алтынчы бүлегенә сорау алуга алып киткәннәр.

"Сорау алудан соң ул инде аннан чыкмаган. Муллинга җинаять кылуда шикләнелүе һәм Русия җинаять кодексының 91нче маддәсе нигезендә тоткарлануы турында хәбәр иткәннәр. Әлеге маддә нигезендә, аны 48 сәгатькә сак астында калдыра алалар. Шул вакыт эчендә тикшерү оешмалары аңа чикләү чарасын билгеләргә тиеш", дип яза "Бизнес Онлайн".

Басма чыганаклары хәбәр итүенчә, җинаять эшендә ике эпизод бар, алар контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаның урлануы белән бәйле. Бу түләүләр рәсми рәвештә былтыр кертелде. Башта һәр җәлеп ителгән контрактчы өчен 100 мең сум түләнде, соңрак бу сумма 150 мең сумга кадәр артты.

"Бизнес Онлайн" язуынча, Түбән Камада сугышка үгетләү белән индивидуаль эшмәкәр Искәндәр Әхәтов шөгыльләнгән. Аның "Патриот" дип аталган "хәрби-патиротик эш һәм чакырылышка кадәр яшьләрне әзерләү" оешмасы белән хезмәт күрсәтүгә килешүе төзелгән булган. Аның нигезендә Әхәтов "Патриот"ка Украина белән сугышка җибәрү өчен контракт төзергә ниятләүчеләрне тәкъдим итәргә тиеш булган. "Барлык эшчәнлек район җитәкчелегенең турыдан-туры карамагында алып барылган", дип яза басма.

Тикшерү фикеренчә, Әхәтов бурычларын үтәмәгән. Банкка түләүләр алу өчен тапшырылган документларга күрә, эшмәкәр кимендә 150 кешене "җәлеп иткән" дип күрсәтелгән.

"Әмма тикшерү фикеренчә, аларның барысы да, МХОга (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай дип атый – ред.) үзләре теләп киткән. Ә аларның исемнәре шул "җәлеп ителүчеләр" документларына соңрак кертелгән. Тикшерү Муллин һәм "ачыкланмаган вазифаи затлар" моны белә торып эшмәкәр акча алсын өчен документларны имзалаган дип саный", дип яза Бизнес Онлайн.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, Муллин, имеш Әхәтовка контракт буенча алынган 65 миллион сумны кулакча итеп алырга кушкан. Шул ук вакытта басма ачыклык кертүенчә, "зыян суммасына әлеге акчаның бары тик өчтән бер өлеше генә кергән – имеш, якынча 25 миллион сум урланган, шуның дүрт миллион сумнан артыгы банк комиссиясе итеп алынган.

Тикшерү фикеренчә, акчаларны бүлгән Түбән Кама бюджетына зыян салынган.

Басма мәгълүматынча, охшаш схема белән тагын 11,2 миллион сум урланган дип шикләнелә. Бу акчаларны сугышка кешеләрне җәлеп итүчеләргә ДОСААФ РТ структурасы бүлгән. Чыганаклар әйтүенчә, әлеге оешманың да Искәндәр Әхәтов белән килешүе булган. Һәм Әхәтов тикшерү фикеренчә, контрактчылар исемлеген соңрак тутырган.

"Документларда 120 сугышчының исеме булган, алар инде МХОга элек киткән. Шулай итеп, ике эпизод буенча гомуми (беренчел мәгълүмат) зыян суммасы, чыганаклар әйтүенчә 36 миллион сум тирәсе. Имеш бу схема ярты ел тирәсе - 2024 елның августыннан быелның февраленә кадәр кулланылган. Апрель азагында Муллин эшеннән китте", ди "Бизнес Онлайн".

Муллинга әле рәсми гаепләү белдерелмәгән дип яза басма.

  • Рамил Муллин Түбән Каманы 2022 елдан җитәкләде. Быел апрель аенда эштән китте. Аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!