Башкортстанда юл фаҗигаләре арта
Башкортстанда күп үлемнәргә китергән юл фаҗигаләре арта. Бу юлы республиканың көньягындагы Хәйбулла районында коточкыч казада биш кешенең гомере өзелде. Аларның икесе бала. Ике кеше җәрәхәтләнгән. Юл фаҗигасе Акъяр-Орски юлында Яңа Ергән авылы янында теркәлгән. Якынча мәгълүматларга күрә, Тойота Камри һәм ВАЗ машиналары бәрелешкән. Бәрелү шул тиклем көчле була, хәтта чит ил машинасы янып китә. Ике машина ике якка чыгып очкан. Исегезгә төшерәбез, 19 май Уфа-Оренбур юлында да коточкыч казада дүрт кеше һәләк булган иде. Юл фаҗигасе Иске Муса авылыннан ерак түгел теркәлде. Көннәрнең эссе булуы сәбәпле уяулык та югала. Шуңа да юл хәрәкәте испекторлары кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырып йөртүчеләргә мөрәжәгать итте.
мультимедиа
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде