Әхмәт Мазһаров: "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый"
Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров Путинның Украинага каршы башлаган сугышы Татарстан икътисадына нинди зыян китерәчәген сөйләде.
Интервьюдан бер өзек:
— Бу сугышның, гомумән алганда, Татарстанга зыяны ни дәрәҗәдә булыр дип уйлыйсыз?
— Бик зур булыр. Чикләүләрнең зыяны тиз генә булмый аның. Ул өч-дүрт айдан килеп терәлә. Хәзергә элек алып куйганнар белән, инерция белән эшлибез. Аның зыянын әле беркем дә санап чыгара алмас. Әле ул чикләүләрне дә көн саен арттырып торалар бит. Бир авыр булачак. Ярый әле, башка төбәкләр авыл хуҗалыгын бетергәндә Татарстан авыл хуҗалыгын саклап калды. Шушы авыр чорда бу безгә тагын бер терәк булыр дип уйлыйм. Шулай да табыш 20-30 процентка кимер. Төп проблем — хәзер бәяләрнең котырып үсүе. Ә хезмәт хакы үсми, шул килеш кала. Җәен ничек тә түзәрбез. Ә менә көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый.
— Сез — төрле чорларны, төрле үзгәрешләрне күп күргән кеше. Русия тарихындагы бу өр яңа чор күпме дәвам итәр дип уйлыйсыз?
— Елларча булыр. Бик тирәнгә кереп китте бит. Бөтен дөньяны үзебезгә каршы оештырдык. Бөтенесе, аңлап алып, бөтен яктан безгә каршы басты. Ике-өч ил генә булса, бер хәл. 90 процент илләр бар яктан безгә каршы чыкты. Мондый әшәке хәлләрне берсе дә тиз генә онытмаячак, озакка барыр. Сөйләшергә дә куркыныч хәлләр. Мин хәзер телевизор да карый алмыйм, йөрәгем авырта башлый. Украинада минем бергә укыган, бергә эшләгән күпме дуслар бар иде, күпме матур шәһәрләр бар иде анда — барысы да җимерелде.
Киевта комендант сәгате кырыслатылды.
Ул шимбә 20:00 сәгатьтән дүшәмбе 7:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр урамнарында махсус белешмәсе булган транспорт кына йөри алачак.
Кешеләргә өйләреннән сирена тавышына ышыклану урыннарына бару өчен генә чыгарга ярый. Җәмәгать транспорты, кибетләр, даруханәләр һәм ягулык станцияләре эшләмәячәк.
Башкортстанның Бөрҗән районыннан тагын ике кеше Украинадагы сугышта һәлак булган.
34 яшьлек Инсур Киньякәев Яуымбай авылыннан, ә 26 яшьлек Ильяс Шамиголов - Иске Сөбханголдан.
Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итүенчә, мәрхүмнәр белән хушлашу мәрәсиме 27 мартта Яуымбай авылы һәм Иске Сөбханголдагы район мәдәният йортларында оештырылачак.
Бөрҗән районыннан Украинада инде өч кешенең һәлак булуы танылды. Башкортстаннан 21 кешенең үлеме рәсми белдерелде.
"Путин, синең бер серең дә сакланмый"
Русия Үзәк банкы системын җимерүе турында хәбәр иткән Anonymous хакерлар төркеме 28 Gb мәгълүматны чыгарган. Твиттерларында сылтама да бирелгән. Би-би-си язуынча, интернетка йөзләгән аудитор бәяләмәләре һәм банклар хуҗалары турында мәгълүматлар чыккан.
Anonymous шулай Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать тә чыгарды.
"Путин, синең бер генә серең дә сакланмый. Без - бөтен җирдә, без - синең сараеңда, без - син ашый торган җирдә, без - өстәлең артында, без - синең йокы бүлмәңдә. Без Русия Үзәк банкының меңләгән документын чыгарабыз: килешүләр, хатлар, транзакцияләр, олигархларыңның сәүдә серләре, халыктан яшерелгән чын икътисади хисаплар", диелә роликта.
Прагада "Русияләр Украинадагы сугышка каршы" дигән йөреш узды
Берничә мең кеше Прага үзәгенә "Русияләр Украинадагы сугышка каршы" дип аталган урам чарасына җыелды. Алар кулларына "Сугыш булмасын", "Русияләр Путинга каршы", "Путин - ул сугыш" һәм урыс, чех, инглиз телендә язылган башка шигарьләр тоткан иде.
Йөреш Тынычлык мәйданыннан Вацлав мәйданы аша Ике мәйданга барып җитте. Анда митинг узды.
Кадерле укучылар! Русия хакимиятләре Азатлык сайтларын даими томалап тора. Әмма без эшебезне дәвам итәбез. Безне яңа көзге сайтыбызда укый һәм карый аласыз:
Исегезгә төшерәбез, бу томалауларны VPN-клиент ярдәмендә урап узарга мөмкин. Бу сезгә имин булырга ярдәм итәчәк, сезнең провайдер сезне чит илдә дип санаячак, сылтамалар ачылачак. Без ышанган VPN-хезмәтләр:
🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
Томалау очрагында файдалы киңәшләр монда
Бу мәгълүматны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!
@azatliqradiosi
Мариуполь шәһәре башлыгы Вадим Бойченко УНИАН бәйсез мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә шәһәр Украина хәрби көчләр контролендә кала бирә, ә Русия гаскәрләре шәһәр янын контрольдә тота, дип сөйләде. "Шәһәр камалган, һәм боҗра, әлбәттә, кысыла", - диде ул.
"Шуны аңларга кирәк, аларда (Русия гаскәрләрендә) "азатлык операциясе" үткәрү бурычы булмады. Шәһәрнең 50%ы – милләте белән урыслар. Алар бары тик барысын да юк итә. Аларга кемнедер азат итү бурычы куелмады. Бурыч – шәһәрне халкы белән бергә җир йөзеннән юк итү. Бу геноцид, моны башкача атарга ярамый. Бу Путинның Русия кораллы көчләре үзенең барлык генераллары белән бергә эшләнә торган хәрби җинаяте. Путин һәм бөтен Русия армиясен хәрби трибунал көтә", - дип белдерде Бойченко.
Луһански "халык республикасы" башлыгы Леонид Пасечник якын арада "ЛХР"ның Русиягә керүе уңаеннан референдум узарга мөмкинлеген белдерде.