Украина сугышында һәлак булган Русия хәрбиләре турында мәгълүматны ачуны таләп иткән петицияне 100 меңләп кеше имзалаган
25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта 1351 хәрбинең һәлак булганын таныды. Бер атна элек The New York Times басмасы Америка күзләвенең "консерватив бәяләве"нә таянып 7 меңләп Русия хәрбиенең һәлак булганын хәбәр иткән иде. Украина саклану министрлыгы исә Русия ягында югалтулар 17 меңләп дип белдерә. Моңа һәлак булучылар да, яраланучылар да керә. Бу саннар бәйсез чыганаклардан расланмаган.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Украина делегациясе вәкиле, президент офисы киңәшчесе Михаил Подоляк бүген Истанбул сөйләшүләрендә ирешелгән килешүләргә бераз ачыклык кертте.
- Украинаның иминлеге махсус килешү нигезендә тәэмин ителәчәк, анда НАТО низамнамәсендәге күмәк иминлек турында 5нче маддәне хәтерләткән маддә булачак. Гарант-илләр исемлеге әлегә төгәл түгел.
- Халыкара иминлек гарантияләре басып алынган Донецки һәм Луһански төбәкләренә, шулай ук Кырым ярымутравына кагылмый. Украина ягы моны вакытлыча шарт дип атый, әмма вакытын китерми.
- Кырым һәм Акъяр мәсьәләсендә Русия һәм Украинага ике яклы сөйләшүләр алып баруга 15 ел вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә әлеге мәсьәләне чишүдә кораллы көчләр куллану тыелган булачак диелә.
Истанбулдагы сөйләшүләр төгәлләнгәннән соң Русиянең саклану министрлыгы Киев юнәлешендә "активлыкны киметү" турында хәбәр итте
Шул ук вакытта күзәтүчеләр активлыкны киметү турындагы белдерүнең Украина ягы Киев янындагы һөҗүмнәргә уңышлы каршы тора алуы турында белдергәннән соң, икенче көнгә ясалганына игътибар итә.
Русия хакимияте тарафлы чыганаклар моны төркемнәрнең һәм хәрбиләрнең алышынуы белән аңлатты.
Элегрәк Русиянең саклану министры Сергей Шойгу, Русия гаскәре Украинага бәреп керүнең беренче максатларына ирешелде дип саный һәм Украина гаскәрен Донбасстан кысып чыгаруга йөз тотачак, дип белдергән иде.
Тулырак монда.
30 март иртәсе, сугышның 35 көненә төп хәбәрләр:
- Төнлә Украина белән чиккә якын урнашкан Белгород складларында шартлаулар булган. Төбәк җитәкчелеге моны янгын белән аңлаткан. Складларда корал саклана.
- Росавиация чираттагы тапкыр Русия көньягында урнашкан һава аланнарына очышларны тыйды. Дистәгә якын һава аланына 7 апрельгә кадәр очу мөмкин булмаячак.
- Британиядә хәйрия концертында Украина өчен 12,2 млн фунт ($ 16 млн) акчалата ярдәм җыйганнар. Концертта Эл Ширан, Камила Кабелло, Нил Роджерс, Эмели Санде кебек танылган британ йолдызлары чыгыш ясады.
- АКШ Дәүләт сәркатибе урынбасары Венди Шерман Украинадагы сугыш дөньяда азык-төлек кризисына китерә ала дип белдерде. БМО исәбенә күрә, кризистан дөнья буйлап 13 миллионлап кеше зыян күрергә мөмкин.
- Reuters Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү тукталганын хәбәр итте. Башка маршрутлар буенча газны бирү гадәттәгечә бара.
Reuters: Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү туктады
Германия-Польша чигендә Мальнов компрессор станциясендә Ямал-Европа юнәлешендә газ бирү туктады. Reuters хәбәр иткәнчә, Мәскәү вакыты белән 14:00да Мальнов аша Германиядән Польшага газ агымнары сәгатенә 1 451 155 кВт тәшкил итте, шуннан соң нольга төште.
Русия "дус булмаган илләрне" газ белән тәэмин иткән өчен рубльләрдә хисап алырга җыена. Көнбатыш илләр моны килешүне бозу дип атады һәм рубльләрдә түләүдән баш тарта.
Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь шәһәрендә Русия бомбалаулары нәтиҗәсендә меңнәрчә кеше үлгән булырга мөмкин. Бу турыда БМОның Украинадагы кеше хокуклары миссиясе башлыгы Матильда Богнер Reuters агентлыгына белдергән. “Мариупольдә тыныч халык арасында меңнәрчә кеше үлгән булырга мөмкин дип саныйбыз”, ди Украинада 60лап вәкиле булган миссия башлыгы. Аның сүзләренчә, әлегә миссия төгәл санга ия түгел, әмма мәгълүмат туплау эше бара.
Мариуполь мэры Вадим Бойченко сүзләренчә, бер ай элек Русия хәрбиләре чолганышында калган шәһәрдә биш меңгә якын кеше, шул исәптән 210лап бала һәлак булган. Шәһәр түрәләре шаһитләр сүзләренә таянып әйтүнчә, 16 мартта кешеләр сыенган Мариуполь театрын бомбалау нәтиҗәсендә 300ләп кеше үлгән.
Мариупольнең иярченнән төшерелгән яңа фотолары чыкты. Русия чолганышында калган шәһәр хакимиятләре әйтүенчә, Мариупольдәге биналарның 90 проценты җимерелгән, янган.
Русия президенты Владимир Путин Русия Иминлек шурасы каршындагы гыйльми шурадан, Русия гаскәрләренең Украинага һөҗүмен хупламаган дүрт әгъзасын чыгарган. Бу хактагы фәрманны Русия президенты дүшәмбе, 27 мартта имзалаган. Шурадан Русия фәннәр академиясенең Европа Институты мөдире Алексей Громыко, Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институтының евро-атлантик иминлек үзәге мөдире Александр Никитин, Русия фәннәр академиясенең АКШ һәм Канада институтында баш фәнни хезмәткәр – Александр Панов, шул ук институтның фәнни җитәкчесе Сергей Рогов чыгарылган. Путин фәрманында шурадан чыгару сәбәпләре әйтелми, ә Иминлек шурасында президент карарын хезмәткәрләрне "вакыт-вакыт ротацияләү" белән аңлатканнар. Шулай да мәгълүмат чаралары, шурадан чыгарылган әлеге дүрт галимнең март башында сугышка каршы белдерү имзалавын искәртә.
29 мартта Истанбулда үткән Русия-Украина сөйләшүләренең чираттагы раундына фикер белдереп, Украина президенты Владимир Зеленский, Киев сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер һәм аның нәтиҗәлелегенә исәп тота, диде.
Шулай да Украина җирләренең бербөтенлеге һәм суверенитетына кагылышлы компромисслар "була алмый һәм булмаячак та". "Бу — төгәл принциплар, булырдай нәтиҗәләрне төгәл күзаллау", диде Зеленский видеомөрәҗәгатендә.
Аның фикеренчә, тулаем алганда, сөйләшүләрдә Русия ягыннан уңай сигналлар яңгыраган. Шулай да Русия гаскәренең Киев һәм Чернигов юнәлешләрендә активлыгын киметүенә әлегә ышанмаска кирәк дип искәртә президент. Монда тулырак.