Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий бүген матбугат очрашуында Польшаның Русия энергия чыганаклары импортын киметү максатында Европа берлегендәге иң радикал програмны тормышка ашыруын белдерде.
29 мартта Польша Русиядән күмер алуны туктатуын игълан итте. Майда Русия газын алу да нык кына кимергә тиеш. Бу ел ахырына Польша базарына Русия нефтен кертү тукталырга тиеш.
Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле, Европа берлегенең башка илләре дә Русия энергия чыганакларына бәйлелектән котылу өчен чаралар күрә. Германия икътисад министры Роберт Һабек, башка илләрдән сыекландырылган газ алуны арттырып, Германия базарында моңарчы 55 процент булган Русия газы өлешен инде 40 проценттан да азрак калдыруга ирешү турында белдерде.
Украина хәрбиләре башкала Киевтан 60 чакрым көнчыгыштагы Лукьяновка авылын Русия хәрбиләреннән азат иткәндә Русиянең өч танкын да кулга төшергән. Азатлык радиосының украин редакциясе хәбәрчеләре әлеге бәрелештән соң өч көн узгач, 27 мартта Лукьяновкада булып кайтты.
АКШ бәяләмәсенә күрә, Украинадагы сугышта Русия ун меңнән артык хәрбиен югалткан. Бу хакта "Настоящее Время" эфирында АКШ дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд белдерде. Якын атналарда Русия белән Украина атышны туктатып торырмы дигән сорауга Нуланд "украиннар һәм аның беректәшләре моңа ирешергә тели дә инде" дигән, әмма "Русия украин гаскәренең никадәр нык булуын әле ахыргача аңлап бетермәде", дип искәрткән. "Русиянең югалтулары зур. Безнең бәяләмәгә күрә, 10 меңнән артык русияле үтерелгән. Әмма, атыш чынлап туктатылмый торып, җитди сөйләшүләр булмаячак", дигән Нуланд әңгәмәдә.
Сугыш башыннан бирле Русия үзенең югалтулары турында ике мәртәбә генә сөйләде. 2 мартта Русия саклану министрлыгы 498 хәрби һәлак булды, 1597 кеше яраланды, дип хисап бирде. 25 мартта министрлык Украинадагы сугышта 1351 хәрби үлде, 3825 хәрби яраланды дип хәбәр итте.
Украина кораллы көчләре баш штабы Русиянең 17,3 мең хәрбие һәлак булды диде. НАТО бәяләмәсенә күрә исә, сугыш барышында Русиянең 7 меңнән 15 меңгә кадәр хәрбие үлгән булырга мөмкин.
Сугыш шартларында ике якның да югалтуларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.
Украинада Татарстаннан тагын бер хәрби һәлак булган. Ул — подполковник, реактив артиллерия дивизионы командиры Дмитрий Дормидонтов. Аны Теләче районында җирлиләр. Мина өч офицер, шул исәптән Дормидонтов утырган блиндажга эләккән диелә.
Азатлык исәпләүләренә күрә, Украинага каршы сугышта Татарстаннан кимендә 21 хәрби һәлак булган.
Башкортстан Корылтае Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул итте. 30 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Корылтайдан Украинадагы сугышта һәлак булган башкортстаннарның гаиләләренә ике миллион сум түләү турында канунны "бүген үк" кабул итүне сорады. Башкортстан хакимиятләре республикадан 24 хәрбинең Украинадагы сугышта һәлак булуын раслады. Монда тулырак.
Бүген Кукмара районы Югары Чура авылы зиратында Украинадагы сугышта һәлак булган 1994 елгы Олег Кирилловны җирләделәр. Хатыны, ике яшьлек кызы калган. Олег 27 февральдә үк һәлак булса да, туганнары бу хакта 28 мартта гына белгән.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Русиянең Sukhoi Superjet 100 очкычларына мотор ясаучы PowerJet ширкәте бу моторларга хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләрен туктатты - Интерфакс
Франциядә теркәлгән ширкәт Русиядәге партнерларына контрактны туктатып тору турында февраль аенда ук, Европа берлеге һәм АКШ чикләүләре көченә кергәч хәбәр иткән.
Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Superjet 100 очышларын туктатмас өчен әлегә шул ук PowerJet җитештергән SaM146 моторларын һәм алмаш детальләрен кулланып торырга тәкъдим иткән.
Русия президенты Владимир Путин 2022 елның 31 мартыннан (иртәгәдән) дәүләт оешмаларына, энергетика ширкәтләренә, автоном һәм унитар ширкәтләргә "критик мәгълүмат инфраструктурасы объектларында" куллану өчен чит ил програмнарын сатып алуны тыйды, ә 2025 елның 1 гыйнварыннан аларны гомумән куллану да тыелган булачак. - рәсми карар