Казакъстан боксчысы Темирлан Ракумов Украинны яклап чыкты
25 март АКШта америкалы Иса Шелдонга каршы көрәшкә Темирлан украин байрагын күтәреп чыкты. Җиңүдән соң ул Путинның Украинага каршы сугышын хөкем итте һәм аны үтерүче дип атады.
"Мин Украинага теләктәшлек күрсәтергә телим, чөнки минем тренерым Украинадан, минем абыем Украинадан. Хәзер Украинада сугыш бара. Бу бик куркыныч. Анда гаепсез кешеләр үлә. Путин - кеше үтерүче. Сугыш бетсен! Тынычлык!" диде ул халык алдында.
Үзбилгеләнгән Көньяк Осетия Республикасы башлыгы Анатолий Бибилов, якын арада республиканың Русиягә керүе өчен "юридик адымнар" ясалачагын белдерде.
Украинадагы сугышны искә алып ул "урыс дөньясын торгызу" 2008 елда, Грузиягә каршы сугыштан соң, Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танудан башланды диде.
Дөнья илләренең күпчелеге Русия контролендәге Көньяк Осетияне Грузия җире дип саный. Төбәкнең барлык халкы диярлек Русия ватандашлыгына ия.
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Истанбул сөйләшүләре нәтиҗәләренә уңай бәя биреп, "алар Украинаның Кырым һәм Донбасс мәсьәләләре тулысынча хәл ителгәнен аңлавын күрсәтә" дип белдерде.
Украина тышкы эшләр министрлыгы исә "Лавров Украина белән сөйләшү процессын дөрес аңламаганын күрсәтә, Кырым һәм Донбасс мәсьәләләре ахыр чиктә алар Украинага кайтарылганнан соң хәл ителәчәк" дигән җавап кайтарды.
Русия һөҗүмнәреннән иң зур зыян күргән Мариуполь кешеләре Украинаның көнбатышына килә башлады. Алар Русия хәрбиләре чолгап алган һәм туктаусыз бомбалаган шәһәрдәге шартлар, аннан ничек качулары турында сөйләде. “Анда тәмуг. Бөтен нәрсә җимерек, бөтен нәрсә яна”, ди кызы һәм яшь ярымлык оныгы белән Мариупольдән качып киткән Наталья.
Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Борай районы Иске Мостафа авылы егете Вадим Заһиров һәлак булган. Бу хакта район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте. Вадимның җеназасы җомга көнне үтәр дип көтелә.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисова Euronews-ка комментарийда Русия хәрбиләренең Украинаданан 400 меңнән артык кешене көч белән Русиягә алып китүен белдерде.
“Безнең ватандашларны безнең җирләрдән үзләренекенә депортацияләгәннәр. Бу аларның ихтыярына каршы эшләнгән, аларны башта Донецки өлкәсендәге фильтрация ларегына алып киткәннәр. Аннан аларны автобуслар белән Русиягә ташыганнар. Аннан соң аларны поездлар белән Русиянең депрессив төбәкләренә ташыйлар, мәсәлән Сахалинга”, ди Денисова.
Ул шулай ук бер айдан артык дәвам иткән сугыш барышында Русиянең бер генә дә чын һуманитар корридор булдырмавын әйтте.
Русия гаскәрләре Чернобыль атом электр станциясеннән чыгып китә башлаган. Бу хакта Американың бер хәрби түрәсенә сылтама белән AFP агентлыгы хәбәр итә, түрәнең исеме күрсәтелмәгән.
"Чернобыль – русияләр гаскәрләренең бер өлешен күчерә башлаган урыннарның берсе, алар Чернобыль АЭСын калдырып, Беларуска китә. Без аларны китәдер дип уйлыйбыз. Әмма бөтенесе дә чыгып киткәндер дип әйтә алмыйм", дигән AFP чыганагы.
Пентагондагы чыганак CNN-га Чернобыль атом электр станциясеннән Русия хәрбиләрен чыгару турындагы мәгълүматны раслаган. Монда тулырак
Русия Мариупольдән сивил халыкны чыгару өчен һуманитар коридор ачарга ризалашкан. Бу турыда Украина вице-премьеры Ирина Верещук белдерә. Аның сүзләренчә, эвакуция өчен 45 автобус әзерләнгән һәм аларның бер өлеше Мариупольгә киткән. Русия хәрбиләре берничә атна элек шәһәрне чолгап алды һәм бертуктаусыз бомбалый. Запорожье өлкәсендәге Мелитополь һәм Энергодар шәһәрләреннән дә халыкны 31 мартта чыгару өчен һуманитар коридорлар турында килешенгән.