Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

21:59 1.4.2022

Русия Юстиция министрлыгы тагын сигез кешене "ят агент" медиа исемлегенә кертте:

— The Bell-га нигез салучы Елизавета Осетинская
— The Bell баш мөхәррире Ирина Малкова
— "Дождь" алып баручысы Мария Борзунова
— "Медиазона" журналисты Алла Константинова
— "Кавказский узел" репортеры Мурад Мурадов
— тарихчы Евгений Понасенков
— журналист Анна Голубева
— сәясәтче Виктор Воробьев

Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 127 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Тулырак монда

22:25 1.4.2022

1 апрель Башкортстанга берьюлы 5 кайгылы хәбәр китерде. Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — 33 яшьлек Дүртөйле егете Илфат Әхияров.

Безнең хисапка күрә Илфат Әхияров Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстаннан 31нче егет булды.

00:00 2.4.2022

1 апрель. Көн ахырына кыскача

  • Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын 5 егетнең үлеме турында билгеле булды — Динаф Касыймов (21), Иван Изиметов (24), Сергей Прокофьев (25), Станислав Петрутик һәм Илфат Әхияров (33).
  • Запорожье өлкәсендә әсирләр белән алмашу үткән — Украина президенты офисы башлыгы урынбасары Кирилл Тимошенко сүзләренчә, 86 украин хәрбие, шул исәптән 15 хатын-кыз хәзер иректә, алмашу форматын ул ачыкламады.
  • АКШ Русия һәм Беларусның 120 компаниясенә каршы яңа санкцияләр игълан итте — алар нигездә саклану өлкәсе, галәм һәм диңгез тармакларына карый.
  • Маҗарстанның Wizz Air лоукостеры 30 октябрьгә кадәр Русиягә һәм аннан барлык очышларын туктата — бу һава ширкәте Казанга да оча иде.
  • Русия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларыннан YouTube платформасындагы видеороликларны 4 апрельгә кадәр VK.Video һәм Rutube платформасына күчерергә таләп итте.
  • Чехиянең тышкы эшләр министрлыгы Русия дипломатлары исеменә ачык хат бастырган — аларны "явыз ярдәмчеләр даирәсеннән чыгарга" һәм "батучы корабтан" тизрәк китәргә чакыралар.
09:22 2.4.2022

Украинада сугыш башланганнан бирле ЮНЕСКО мирасы саналган 53 объект җимерелгән дип хәбәр итә AFP. Оешма иярчен сурәтләрен һәм Украина хакимиятләре мәгълүматын өйрәнүен дәвам итә һәм җимерелгән объектлар саны күбрәк булыр дип фаразлый.

Би-Би-Си хәбәренчә, Киев, Харков һәм Чернигов өлкәләрендә 29 дини объект, 16 тарихи бина, дүрт һәйкәл һәм дүрт музейга зыян килгән. Иң авыр бәрелешләр барган Донецки өлкәсеннән ЮНЕСКОның әлегә мәгълүматы да юк.

10:17 2.4.2022

Украинада сугыш башланганнан бирле Роскомнадзор 1500тән артык сайтны томалаган дип хәбәр итә "Роскомсвобода".

Аларның меңнән артыгы Русиянең Украинада "махсус операция"сы турында мәгълүмат бирү өчен томаланган.

Роскомнадзор Русия матбугат чараларыннан Украинадагы вакыйгаларны яктыртканда бары тик "Русия биргән рәсми мәгълүматын" гына куллануны таләп итте. Күпчелек орчакта сайтларны томаларга Баш прокуратура кушкан.

11:16 2.4.2022

2 апрельгә каршы төндә Казанга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 500 кеше килеп җитте. Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, аларга уңайлы тору урыннары билгеләнгән, анда азык-төлек, беренче кирәк-ярак әйберләр каралган. "Шулай ук мохтаҗларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк, аларны табиблар караячак", дип сөйләгән Нигъматуллин качакларны китергән поездны каршыларга җыелган журналистларга.

Украинадан килүчеләрне кабул итәргә әзерлеген “Санта", "Жемчужина", "Васильевский" шифаханәләре һәм "КАМАЗ-жилбыт" кунакханәләре февральдә үк белдергән иде

“Республика Донбасс халкын эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтергә әзер”, дип сөйләде премьер-министр урынбасары. Ул Татарстан оешмаларында 400дән артык вакансия ачылуын, балаларның мәктәп һәм бакчаларга билгеләнәчәген белдерде.

Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп китерде дип белдерде.

11:51 2.4.2022

Украина саклану министрлыгы Русия гаскәрләренең югалтулары турында яңа мәгълүматлар китерә.

2 апрель белдерүендә Русия якынча 17800 кешелек шәхси составын (яралылармы, үтерелгәннәрме, яки әсиргә төшүчеләрме икәнлеге аныкланмый), шулай ук 631 танкын, 1776 броньле машинасын, йөзләгән артиллерия системын һәм ПВО комплексларын, 143 очкычын һәм 143 боралагын югалткан диелә.

Русия саклану министрлыгы югалтулар турында мәгълүматны ике тапкыр гына бастырды. Соңгы бәяләүгә караганда, Русия кораллы көчләрендә 1351 кеше үлгән һәм 3825е яраланган. Бу мәгълүматлар Украинага җәлеп ителгән башка куәт оешмаларының (Росгвардия һәм башкаларның) хезмәткәрләрен исәпкә алмыйлар.

Сугыш шартларында югалтулар турындагы хәбәрләрне тикшерү мөмкин түгел. Бәйсез экспертлар бәяләвенчә, Русия югалтулары, кагыйдә буларак, рәсми Русия китергән саннардан югарырак, ә Украина атаган саннардан түбәнрәк булып чыга.

14:15 2.4.2022

Танылган Украина фотографы һәм документалист Макс Левин һәлак булган.

Левин, Русия сугышы нәтиҗәләрен документлаштыру өчен, 13 мартта Киев өлкәсенең Гута Межигорская авылына килә һәм аның белән элемтә өзелә.

Фотографның җәсәде 1 апрельдә табылган.

Максим Левин фотосы
Максим Левин фотосы
Максим Левин фотосы
Максим Левин фотосы

дәвам

XS
SM
MD
LG