Чернобыль атом станциясе өстендә янә Украина байрагы җилферди.
Бүген Русия шәһәрләрендә сугышка каршы урам чаралары бара. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 14 шәһәрдә 171 кеше тоткарланган.
Әлеге видео Мәскәүнең "Зарядье" паркында төшерелгән. Кыз "Һәрвакыт булсын кояш" җырын җырлап бара.
"Яндекс" баш мөдире Елена Бунина вазифасыннан китә. Ул моны Украинадагы сугышка каршы булуы белән аңлаткан. Бунина хәзерге вакытта Израилдә диелә.
Хезмәттәшләренә язган хатында "Мин кайтмаячакмын: үз күршеләре белән сугышкан илдә яши алмыйм", дигән. Хатны The Bell басмасы китерә.
CIT: Белгородта шартлаган ракет Русиядән килгән
Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме раславынча, алар ракетның килеп төшкән урынын билгели алган һәм снарядның көнчыгыштан яки төньяк-көнчыгыштан, ягъни Русия җирлегеннән килүен ачыклый алган.
Моннан тыш, CIT моны канатлы ракет дип саный, ә андый ракетларны украин гаскәре кулланмый.
Тикшерүне уздыручылар Русия ягыннан ракет җибәрү алдан уйланылган провокация дип уйламый. Ракет ялгыш килеп эләккәндер дип фаразлыйлар.
Литва Русия газыннан баш тарту турында белдерде.
"Газпром"нан газ алган Европа берлеге илләре арасында без беренчеләрдән булып Русия газыннан бәйсез булуга ирештек, һәм бу эзлекле энергетика сәясәте һәм вакытында кабул ителгән инфраструктур карарлар нәтиҗәсе", диде Литва энергетика министры Дайнюс Крейвис.
2 апрельдә Татарстанда тагын өч хәрби җирләнде. Алар Украинадагы сугышта һәлак булган.
- Андрей Кульметьев - Норлат районының Кече Камышлы авылында туган, Нурлаттагы Советлар берлеше каһарманы М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә укыган, Русия кооперация университеты тәмамлаган. 24 яшь булган. Контракт нигезендә хезмәт иткән. Үлеме турында Нурлат-информ хәбәр итте.
- Алмаз Батанов - Казанда туган, аннары гаиләсе белән Когалым шәһәренә күченгән, анда урта мәктәпне тәмамлаган. Казан танк училищесын тәмамлаган. Украинадагы сугышта 13 мартта һәлак булган. Казанның Самосырово зиратында җирләнде. Үлемен "Кайбыч таңннары" газеты хәбәр итте.
- Данил Казаков - Бөгелмәдә 2001 елда туган. 2015 елда мәктәпне, аннан соң Бөгелмә машина төзелеше техникумын тәмамлаган. 2021 елның июленнән контракт нигезендә хезмәт иткән диелә.
Казан супермаркетларының берсендә сугышка каршы булган активистлар кайбер азык-төлекнең язуларын алыштырганы әйтелә. Бу хакта Sota Телеграм каналы яза. Мисал өчен кәһвәнең 400 сумлык бәясе янына "Русия армиясе Мариупольдәге сәнгать мәктәбен бомбага тотты. Анда якынча 400 кеше атышлардан качкан булган" диелгән.
Азәрбайҗан башкаласы Баку шәһәре үзәгендә төнге клубтагы шартлауда ким дигәндә бер кеше үлгән, 31 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Клубта газ балоны шартлаган дип фаразлана.