Мариупольда Литваның документаль фильмнар төшерүче режиссеры Мантас Кведаравичюс һәлак булган. Сугыш барган шәһәрдә ул күргәннәрне төшереп йөргән.
Кведаравичюсның соңгы фильмнарының берсе "Мариуполис" хәзерге вакытта каты бәрелешләр барган Мариуполь шәһәренә багышланды. Әлеге фильмда сәясәт бөтенләй диярлек юк иде: бары 9 май бәйрәменә багышланган бер күренештә Георгий тасмалары тагып чыккан Русия тарафдарлары белән украин символы белән чыгучылар арасындагы бәхәс күрсәтелде.
Кведаравичюс шулай ук Кадыров Чечнясы турында төшерелгән "Барзах" документаль фильмы авторы, режиссер аны яшерен рәвештә төшергән иде.
Киевтан төньяк-көнбатышка таба урнашкан Буча шәһәрендә дистәләрчә, бәлки йөзләрчә тыныч халык үтерелгән. Шәһәрне айдан артык Русия хәрбиләре биләп торды.
Украина хәрбиләре шәһәрне бу көннәрдә Русия армиясе төньякка, беларус чигенә кискен чигенгәннән соң алдылар. Социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар күренә башлады, аларда кайбер урамнарның мәетләр белән капланганы күренә.
Шимбә көнне шәһәрдә чит ил корреспондентлары, шул исәптән Reuters һәм AFP хәбәрчеләре булды. Үз репортажларында алар урамнарда күп кеше гәүдәсе ятуын раслый.
Күрәсең, сүз гражданнар киемендәге тыныч халык вәкилләре турында бара, кайберләрен инде танышлары таныган. Аларның бер өлеше атулар вакытында һәлак булган яки миналарда шартлаган булса кирәк. Әмма фотода куллары бәйләнгән кеше гәүдәләре дә бар. Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк аларны Русия хәрбиләре атып үтергән, дип фаразлый.
Шәһәр мэры сүзләренчә, Буча шәһәренең 300гә якын кешесе туганнар каберлегенә җирләнгән.
Русия саклану министрлыгы Reuters җибәргән сорауга җавап бирмәгән.
Meta (Facebook, Instagram) ширкәте Русиядә экстремистик дип танылганнан соң, Уфадагы Ашан кибете идарәсе кисәтү язулары урнаштырган.
Кибет кисәтүенчә, тыелган социаль челтәрләр тамгасы куелган товар алар тыела башлаганчы җитештерелгән һәм экстремизм пропагандасы булып тормый. Бу хакта Mkset.ru Телеграм каналы яза.
Одессада иртән шартлаулар яңгырады. Шәһәр хакимияте Русия һава көчләре һөҗүме турында хәбәр итте. Одесса өлкә хакимияте спикеры Сергей Братчук ракеталарның бер өлеше һава һөҗүменә каршы кораллар белән бәреп төшерелгәнен әйтте.
Беренчел мәгълүматларга караганда, корбаннар юк, һөҗүм мөһим инфраструктура объектларына карата башкарылды, дип ачыклык кертте "Юг" оператив идарәсе офицеры Владислав Назаров (сугыш шартларында мәгълүматны тикшерү мөмкин түгел).
Херсон өлкәсе Берислав шәһәре мэры Александр Шаповалов әсирлектән азат ителде. Шаповалов сүзләренчә, Русия хәрбиләре аны ике атна тоткан.
"Кичә җибәрделәр, хәзер мин өйдә. Барысы да яхшы", диде ул.
Башкортстаннан Украинадагы сугышта тагын бер кеше һәлак булды. Чакмагыш районыннан Данил Вәлиевны җирләүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Украинаның Каховка шәһәрендә Русия басып алуына каршы протест белдереп митингка чыгучыларга Русия хәрбиләре ут ачты. Медиалар хәбәр итүенчә, хәрбиләр гранаталар кулланган. Корбаннар турында әлегә билгеле түгел.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Миякә районы Колтай-Каран авылыннан 36 яшьлек Айнур Янышев 2005 елдан бирле контракт нигезендә хезмәт иткән, взвод командиры урынбасары булган. Бу хакта район муниципаль бүлеге Вконтакте битендә хәбә ителә