КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге студентлар өчен "Мәскәүдән Берлинга кадәр" дип аталган патриотик чарага 700 000 сум тотачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтындагы чыккан дип яза "Гроза" студентлар журналы.
Уку йорты бу акчага корал макетлары һәм хәрби костюмнар сатып алырга җыена.
БМОның Югославия һәм Руанда трибуналларының элеккеге прокуроры Карла дель Понте Русия президенты Владимир Путинны кулга алу өчен халыкара ордер бирергә чакырды.
“Путин – хәрби җинаятьче”, диде Карла дель Понте Швейцариянең Le Temps газетасына шимбә көнне басылган интервьюсында. Аның сүзләренчә, Украинада ачыктан-ачык хәрби җинаятьләр кылына.
"Слободан Милошевичка (Сербиянең элекке президенты) карата тикшерү башланганда, ул әле Сербия президенты иде. Бервакыт аны хөкем итәчәкләр дип кем уйлар иде? Беркем дә", диде ул.
Русия саклану министрлыгы Киев янындагы Бучада үтерелгән тыныч кешеләрнең фотосурәтләрен һәм видеоларын "тагын бер провокация" дип атады.
3 апрель иртәсендә журналистлар һәм Украина хакимияте Киевның төньяк-көнбатышындагы Буча шәһәре урамнарында дистәләгән кеше үлгәнен хәбәр итте. Мәетләрнең фотоларын Reuters, УНИАН, AFP бастырды.
Русиянең рәсми аңлатмасы кич белән генә күренде. Моңа кадәр Русия саклану министрлыгының "Война с фейками" Телеграм каналындагы язуны гына таратты. Анда Бучада Русия гаскәрләре чигенгәннән соң дистәләгән кешенең үле гәүдәләре табылуы турында хәбәрләр "планлаштырылган медиакампания" дип аталды.
Рәсми аңлатмада саклану министрлыгы шул пропаганда Телеграм каналында язылганнарны кабатлады диярлек.
"Бучадагы җинаятьләрнең дәлилләре дүртенче көнне [Русия гаскәрләре киткәннән соң], СБУ офицерлары һәм Украина телевидениесе вәкилләре шәһәргә килеп җиткәч кенә җәмәгатьчелеккә чыгуы гаҗәп түгел", диделәр министрлыкта.
Русия саклану министрлыгы әйтүенчә, "Киев режимының Көнбатыш медиасы өчен, Мариупольдә бала тудыру хастаханәсендә һәм башка шәһәрләрдәге кебек Бучадагы фотолар һәм видеоязмалар чираттагы бер күз буяу булуына дәлил."
Шулай ук Саклану министрлыгы сүзләренчә, "Буча шәһәре Русия хәрбиләре контролендә булган вакытта җирле халык шәһәр буйлап иркен йөреп, кәрәзле элемтә кулланган. Буча шәһәреннән чыгу тыелмаган. Барлык җирле халыкның да яшәү җиреннән төньякка, шул исәптән Беларуска, ирекле рәвештә китәргә мөмкинлеге булган".
Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русия хәрбиләре кылганнарның барлык дәлилләрен Украина тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлектә туплау өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсен Бучага чакырды.
3 апрель киченә кыскача хәбәрләр:
- Һуманитар коридордан 2,5 мең кешене эвакуацияләделәр.
- Бүген Башкортстанда Украинада сугышта һәлак булган ике кешене җирләделәр. Чакмагыш районыннан 31 яшьлек Данил Вәлиев һәм Дүртөйледән 33 яшьлек Илфат Ахияров. Шулай ук бүген Башкортстанның Миякә районы Колтай-Каран авылыннан 36 яшьлек Айнур Янышевның сугышта һәлак булуы билгеле булды.
- Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русия хәрбиләренең Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүне тикшерү өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсен Бучага чакырды. Русия саклану министрлыгы Бучада үтерелгән тыныч кешеләрнең фото һәм видеоларын чыгаруны Украинаның "чираттагы провокация"се дип атады һәм БМОның Иминлек шурасы утырышын җыярга булды.
- Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова Русия хәрбиләреннән азат ителгән Киев өлкәсе территориясеннән үтерелгән тыныч халыкның 410 гәүдәсе табылуын белдерде.
- Бүген Казанга Украинадан тагын 486 кеше килде. Алар вакытлыча тору урыннарына урнаштырылачак. Беренче төркем Казанга 2 апрельгә каршы төндә килгән иде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп китерде дип белдерде.
- Молдова президенты Майя Санду күрше Украинага һөҗүм вакытында үтерелгән тыныч халык истәлегенә 4 апрельне матәм көне дип игълан итте.
- КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге студентлар өчен "Мәскәүдән Берлинга кадәр" дип аталган патриотик чарага 700 000 сум тотачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтындагы чыккан дип яза "Гроза" студентлар журналы телеграм каналы.
FT: Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерли
Financial Times язуынча, Русиягә каршы яңа, бишенче чикләүләр пакетын кабул итү мәсьәләсе чәршәмбе көнне каралачак. Берлекнең кайбер әгъзалары анда Русия энергия чыганакларыннан баш тарту да булырга тиеш ди. Шулай ук өстәмә шәхси чикләүләр, яңа экспорт чикләүләре һәм Русия корабларына Европа портларына керүне тыю мәсьәләсе дә карала. Моннан тыш Европа берлеге Украинага һәм хөкүмәттән тыш оешмаларга Русия армиясенең Киев янындагы сугыш җинаятьләре турында дәлилләр җыярга ярдәм итәчәк.
Британиянең MI6 тышкы күзләү идарәсе башлыгы Ричард Мур Путинның Украинага һөҗүм планында мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнгән булуын белә идек дип белдерде.
"Путинның һөҗүм планында аның хәрбиләренең һәм күзләү хезмәтләре хезмәткәрләренең мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнүен белә идек. Азат ителгән урыннардан тыныч кешеләрне җәзалау буларак үтерүләр турындагы хәбәрләр тетрәндерә", дип язды ул Twitter-да.
Киев янындагы Ирпень, Буча, Гостомель шәһәрләре һәм бар Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителде. Азат ителгән шәһәрләрде Русия хәрбиләренең тыныч халыкны күпләт үтерүе ачыкланды.
1 апрельдә Буча шәһәре мэры Анатолий Федорук 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.
Русиядә яңа машиналар бәясе март аенда 40 процентка арткан. Бу турыда "Автостат"ның машина кибетләреннән сораштыруы мәгълүматларына таянып, "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Югарырак класслы машиналар бәясе исә 50-60 процентка күтәрелгән. Бу логистика проблемнары белән генә түгел, ә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә Европа берлеге, АКШ һәм Япониянең чикләүләр кертүе белән дә бәйле.
Русиядә рәсми теркәлгән, үз сайтларында машина бәяләрен яшермәгән машина җитештерүче 26 ширкәт бәяләрне 35-40 процентка күтәргән. АвтоВАЗ бәяләрне 11-47 процентка арттырган. Русиядә иң популяр булган KIA машиналары бәяләре 24-39 процентка күтәрелгән.
3 апрельдә Башкортстанның Әбҗәлил районы Атауды авылында шушы авыл егете, Украинага каршы сугышта һәлак булган Галим Усмановны җирләгәннәр. Бу турыда район газеты “Абзелил” хәбәр итә.
Ул 2003 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Мәҗбүри хезмәттән соң килешү нигезендә Русия армиясендә калган һәм Чишмә районы Алкино бистәсендә юл техникасы бүлеге командиры буларак хезмәт иткән. Бу елның февралендә Украинага каршы сугышка җибәрелгән. Галим Усманов 25 мартта һәлак булган диелә.
Аңа 37 яшь булган. Аның хатыны һәм ике ятим баласы калган.