Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. 22 яшьлек Арсений Кузьменко белән хушлашу иртәгә Стәрлетамакта узачак, дип хәбәр итә NewsBash.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
Татар эстрадасы йолдызлары Донбасска ярдәм җыю өчен хәйрия концертында катнашачак.
Концертта катнашучылар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фәсыйхов һәм башкалар бар.
"Эш шунда, безнең халыкның аерым бер вазгыятьләрдә ватанпәрвәрлек хисе аеруча ачык чагыла. Бер генә үрнәк: урыс эстрадасының йолдыз дип аталучылары чит илләргә чыгып чапканда, татар артистлары Донбасска һуманитар ярдәм идеясе тирәсендә берләште", дигән әлеге уңайдан концертны оештыручыларның берсе, Рәшит Ваһапов исемендәге фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Чехия парламентының түбән пулаты 1932-1933 елгы Украинадагы ачлыкны украин халкы геноциды дип таныды.
Төрле мәгълүматларга караганда, ул вакытта 2 миллионнан алып 7 миллионга кадәр кеше үлгән. Депутатлар әлеге ачлыкны Мәскәүдә Сталин җитәкчелеге махсус оештырган дип искәртә. "Бүгенге резолюция тагын бер тарихи бурычын түли. Бигрәк тә Русиянең Украина җирлегендә дәвам иткән агрессиясе белән бәйле рәвештә", диелгән документта.
Депутатлар шулай ук Русия гаскәренең Киев янындагы Буча шәһәрендәге гамәлләрен хөкем итүче аерым резолюция кабул иткән.
Русиянең Украинадагы сугышына каршы АКШ яңа санкцияләр кертте.
- Сбербанк һәм Альфа-банкка каршы тулысынча томалаучы санкцияләр.
- Чикләүгә эләккән физик затлар арасында - Владимир Путинның балигъ булган кызлары, Сергей Лавровның хатыны белән кызы, Иминлек шурасы әгъзалары, Русиянең элеккеге президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Михаил Мишустин.
- Американнарга Русиягә, шул исәптән венчур килешүләрен яки берләшүләрне да кертеп, инвестицияләр ясау тыела.
"Бу шәхесләр Русия халкы хисабына баеган. Кайберләре Путинның Украинага каршы сугышына ярдәм күрсәтүдә җаваплы. Бу гамәл аларны АКШ финанс системыннан өзә һәм Кушма Штатларда булган барлык активларын туңдыра", диелә Американың Ак йорты белдерүендә.
Британия Сбербанк һәм Мәскәү кредит банкы активларын тулысынча туңдыра.
Русиягә яңа инвестицияләр кертүне тыя һәм Русиядән тимер һәм корыч тауарлар импортын тыя.
Британия санкция исемлегенә тагын сигез русиялене кертте, әлеге исемлектә "Камаз" мөдире Сергей Когогин да бар.
Пентагон: Русия гаскәрләрен Киев һәм Черниговтан чыгаруны тәмамлаган
Пентагон сүзчесе Джон Кирби Русия Украинаның Киев һәм Чернигов өлкәләреннән гаскәрләрен чыгарып бетергән дип хәбәр итте журналистларга.
"Без Киев, Чернигов яки якын-тирәдә Русия гаскәрләрен күрмибез", дигән ул.
Украинага Русия 24 февральдә берьюлы өч флангтан бәреп керде, әмма берничә көн элек Мәскәү көчләрен илнең көнчыгышында тотачагы турында белдерде. Анда фетнәчел "халык республикалары" урнашкан.
The New York Times украин хәрбиләренең яралы Русия хәрбиләрен атып үтерүе турында 4 апрельдә интернетта таралган видеоның чын булуын раслаган. The New York Times язуынча, видео Киевтан ерак түгел Дмитровка авылы тирәсендә төшерелгән. Элегрәк Украина саклану министрлыгы бу җирдә Русия колоннасын юк итү турында хәбәр иткән иде.
Украина президенты Офисы киңәшчесе Михаил Подоляк әлеге видеога карата Киев хәрбиләрнең "канунсыз гамәлләренә" дәлилләр алса, алар "кануни кырга кайтарылачак" дигән иде. Шул ук вакытта Подоляк украиннарның гамәлләрен "эмоциональ шартлар" белән дә аңлап була дип белдерде.
Русия тикшерү комиетыты башлыгы Александр Бастрыкин видеодагы хәлләрне тикшерергә кушты.
Элегрәк The New York Times журналистлары Бучада Русия хәрбиләренең тыныч халыкны үтерүләре турында тикшерү чыгарган иде. Иярчен сурәтләрен анализлап, алар кешеләрнең җәсәдләре Буча урамнарында март уртасында ук, ягъни Русия гаскәрләре киткәнче булган дигән нәтиҗәгә килде.
Мариуполь шәһәр шурасы 4нче хастаханә хезмәткәрләрен һәм авыруларны мәҗбүриләп фетнәчел “ДНР”га чыгару турында хәбәр итә.
Мэр Вадим Бойченко сүзләренчә, Русия гаскәрләре Мариупольдән барлыгы 40 мең кеше чыгарган. Хәзер шәһәр хакимиятләре депортацияләнгән кешеләр исемлеген төзи һәм аларны кире кайтару механизмнарын эзли.
Берничә көн элек Мариупольдән Казанга да 500 кеше китерелгән иде.