Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:31 8.4.2022

Европа берлеге Русиянең Украинадагы сугышы белән бәйле чикләүләрнең бишенче җыелмасын кабул итте. Моңа ниләр керә:

  • Русия корабларына Европа берлеге портларына керүне тыю һәм Русия, Беларус автотранспорт операторларына чикләүләр.
  • "Дүрт Русия банкы, шул исәптән ВТБ" белән операцияләрне тулысынча тыю.
  • Русиядән елына €4 млрд күләмендә ташкүмер импортын тыю.
  • Ярымүткәргечләр, машиналар һәм транспорт җиһазларына €10 млрд күләмендә экспортны тыю. €5,5 млрд күләмендә башка төрле импортны тыю.
  • Русия ширкәтләрен Европа берлегендә дәүләткә сатып алуларда катнаштырмау һәм Русия дәүләт оешмаларына бөтен финанс ярдәмне туктату.
14:26 8.4.2022

Краматорски вокзалына ракет һөҗүмендә 39 кеше һәлак булган.

Краматорски мэры сүзләренчә, шәһәр хастаханәләре вокзалдан китерелгән кешеләрне карап өлгерә алмый. "Авыр хәлдәге кешеләр күп, аяксыз, кулсызлар. Аларга берьюлы 30-40 хирург операция ясый", диде ул.

Һөҗүм Точка-У ракеты белән башкарылган.

15:12 8.4.2022

Киев өлкәсе Бородянка авылы фотолары. Март башында монда Русия авиаһөҗүме нәтиҗәсендә берничә торак йорт җимерелде.

7 апрельдә Владимир Зеленский Бородянка үлүчеләр саны Бучадан да күбрәк дип белдерде

Бородянка
Бородянка

Бородянка
Бородянка

15:18 8.4.2022

Тайваньнең Acer компьютер техникасы җитештерүче ширкәте Украинадагы хәлләр сәбәле Русиядә эшчәнлеген тукатып торачак.

15:50 8.4.2022

8 апрельдә Мәскәүнең мәхкәмәсе удмурт активисты, "Уралистика" авторы Артем Малыхка 13 мартта Мәскәүдә узган сугышка каршы митингта катнашкан өчен 15 мең штраф билгеләнгән.

Артем Малых
Артем Малых




"Митинг булды дип тә әйтмәс идем инде. Кешеләрне җыелганчы ук "биредә килешенмәгән митинг уза, сезнең монда булуыгыз шул чарада катнашу дип бәяләнергә мөмкин" дип мегафоннардан кычкырып тарата яки шунда ук тоткарлый башладылар, бернинди плакатлар күтәрелмәде, шигарьләр әйтелмәде. Минем белән бергә 23 кеше тоткарланды, кайберләре бөтенләй башка йомыш белән узып баручылар иде - минем белән бер автозакка эләккән бер кыз, мәсәлән, кинога барышлый булган, мәхкәмәдә адвокат та кирәкми, кулымда билет та бар, дус кызым да шаһит дигән иде – барыбер аңа да штраф сукканнар. Андыйларның барыбер ил сәясәтенә каршы фикере үзгәрми, үзенә карата мондый карарда да алар хөкүмәт гаебен күрми", дип сөйләде Малых Азатлыкка.

Мәхкәмәдә "Апология протеста" юристы чыгыш ясаган, Артем үзе бармаган. "Апелляциядә мәгънә күрмим, әмма юрист әле Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә чыгу мөмкинлекләре бар дип аңлатты", дип сөйләде Артем.

  • 13 мартта Русия шәһәрләренә Украинадагы каршы сугышны туктатуны таләп итеп урам чаралары узды. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 37 шәһәрдә барлыгы 864 кеше тоткарланган.
16:07 8.4.2022

Япония Русиянең сигез дипломатын илдән чыгарып җибәрә

Япония Русиянең сигез дипломатын нон грата шәхесләре дип игълан итте, алар илдән китәргә тиеш булачак. Бу хакта илнең тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән Kyodo агентлыгы хәбәр итә.

Дипломатларны депортацияләү мәсьәләсе Бучада гади халыкны үтерү турындагы хәбәрләрдән соң килеп туган, дип хәбәр иткән Fuji-TV телеканалы Япония хөкүмәтендәге чыганакка сылтама белән.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгында Мәскәү Токионың бу карарына "тиешле җавабын" бирәчәк дип белдерделәр. Тулырак монда.

17:32 8.4.2022

Татарстан фетнәчел Донбасстан килүчеләргә 6800 эш урыны тәкъдим иткән

Моңа кадәр хезмәт министрлыгы "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләр өчен 9 тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәргән. Министр сүзләренчә, вакансияләр арасында укытучы, инженер, тәрбияче, эшче һөнәрләре бар. Шулай ук авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш тәкъдим ителгән.​

Март аенда исә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов респуликада эш урынын югалту алдында торучылар саны артуын белдергән иде. "Вазгыять катлаулы, ул озакка сузылачак төсмер алды. Безгә икътисадның нигезен тәшкил итүче оешмаларга нигезләнергә кирәк", диде ул.

Моңа кадәр кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә статистика җыеп анализлаучы Statista ширкәте Украинадагы сугыш аркасында Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе 120 мең эш урынын югалтуга китерәчәк дип белдергән иде.

17:55 8.4.2022

Краматорски тимер юл вокзалына һөҗүм нәтиҗәсе корбаннары саны 50гә җитте. Аларның 5есе – балалар. 98 кеше хастаханәләрдә ята. 38 кеше вокзалда үлгән, 12се – хастаханәләрдә.

Бу хакта Донецки өлкә хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте. Корбаннар саны артырга мөмкин дип өстәде ул.

Краматорски вокзалына һөҗүмнән соң
Краматорски вокзалына һөҗүмнән соң

дәвам

XS
SM
MD
LG