"Би-би-си": Русия Украинадагы "махсус операцияне" җитәкләргә Сүриядә сугышкан генерал Александар Дворниковка йөкләгән
"Би-би-си" чыганагы сүзләренчә, Русия гаскәрләренед төрле бүлекләре арасында координация "йомшак" булган. Дворниковка моны яхшыртырга кушылган.
"Бу командирның Сүриядә Русия операцияләрен башкаруда бай тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә гомум командование һәм идарә итүнең яхшыруын көтәбез", дигән басма чыганагы.
Сугыш башланганнан бирле Украинада 174 бала һәлак булган, 320се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Бу хакта Баш прокурор офисы хәбәр итте.
Краматорски вокзалына һөҗүмдә генә дә 5 бала үлгән, 16сы яраланган.
Балаларның иң күбе Донецки (102), Киев (91), Харков (76), Чернигов (50), Николаевски (40), Луһански (35), Запорожский (22), Херсон (29) өлкәләрендә зыян күргән.
Google YouTube-та Русия думасының "Дума ТВ" каналын томалаган.
Каналның 145 мең язылучысы булган, видеолар барлыгы 100 млн карау җыйган, диелә "Дума ТВ" сайтында.
YouTube гамәлләре шуңа таба бара ки, Русиядә видеохостинг канунсыз дип аталырга мөмкин, диде сенатор Андрей Клишас.
Путин цитаты Русия армиясен дискредитацияли!
Петербурдагы мәхкәмә шундый карар кылган һәм пикетка чыгучы Артур Дмитриевка 30 мең сум штраф салган. Аның плакатында Русия президентының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чыгышыннан өзек язылган булган: "Сугыш шулкадәр кайгы китерде, моны оныту мөмкин түгел, янә агррессив планнар коручыларны гафу итү юк".
Мәхкәмә алдыннан Дмитриевны төнгә полиция бүлегендә калдыралар. Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү турындагы маддә нигезендә тоткарланучыны полициядә 3 сәгатьтән артыкка калдырырга ярамый дип искәртә ОВД-Инфо.
Артур Дмитриев тумышы белән Уфадан, язучы, активист, хәзер Петербурда яши.
Сугыш башланганнан бирле Украинадан 4,4 миллион кеше киткән.
Бу хакта 9 апрельдә БМОның качаклар эшләре агентлыгы сайтында китерелә.
Аларның күпчелеге, 2,5 миллионы Польшага киткән. Румыниягә - 671 мең, Маҗарстанга - 413 мең, Молдовага - 406 мең, Русиягә - 373 мең, Словакиягә - 307 мең, Беларуска - 19 мең кеше.
2022 ел башына Украинада 41 миллион кеше яшәгән.
БМОның качаклар эшләре комиссары Филип Гранди Украинадан качаклар дулкынын "Икенче дөнья сугышыннан соң Европада иң эре миграция кризисы" дип бәяләгән иде.
Русия һәм Беларус йөк машиналары Европа Берлегеннән 16 апрельгә кадәр чыгып бетәргә тиеш.
Бу Европа Берлеге керткән санкцияләр белән бәйле. Бары тик дару һәм азык-төлек йөртүчеләргә генә бу кагылмый.
АКШ президенты Джо Байден Украинага каршы агрессия белән бәйле рәвештә Русиягә һәм Беларусиягә карата өстәмә санкцияләр кертә торган ике канун өлгесен имзалады.
Ак йорт хәбәрендә"Русия нефте импортын туктату турындагы канун" һәм "Русия һәм Беларус белән нормаль сәүдә мөнәсәбәтләрен туктату турындагы канун" имзаланган диелә,
Ике канун да Русиянең Украинадагы агрессиясе белән бәйле. Канун өлгеләре 8 апрельдә Америка конгрессы тарафыннан хупланды. Ак йортның матбугат сәркатибе Джен Псаки элегрәк санкцияләрнең "президент хуплаган" һәм "президент тәкьдим иткән" гамәлләр булуын хәбәр иткән иде.
Украина чыганаклары хәбәр итүенчә, Британия премьер-министры Борис Джонсон Киевка президент Владимир Зеленский белән очрашуга килгән. Әлеге сәфәр турында алдан әйтелмәде.