Украина хәрбиләре Киев янындагы Бровар районында Лукьяновка авылын азат итүләрен белдерде. Авылның бер түрәсе, 24 мартта булган әлеге бәрелештә үзе дә катнашкан Дмитрий Линко әйтүенчә, Русиянең дистәләрчә хәрбие үтерелгән, берничә хәрби техникасы юк ителгән, кимендә өч танкы кулга төшерелгән. Азатлык радиосының украин редакциясе фотографы әлеге авылда булып кайтты.
Бәрелештән соң: Украина хәрбиләре Киев янындагы авылны кире яулап алды
1
Лукьяновка авылында Русия танкы һәм Украина хәрбие, 27 март 2022
2
Бәрелештә күп кенә йортлар хәрабәгә калган
3
4
Русия танкы калдыклары
5
Җимерелгән йорт түбәсендә Украина әләме
6
Украина хәрбиләре Лукьяновка авылының Икенче дөнья сугышында һәлак булган кешеләре хөрмәтенә куелган һәйкәл янында
7
Хәзер авылны Украина хәрби техникасы саклый
8
Кулга төшерелгән Русия танкы
9
10
Авылдагы бер рәсми әйтүенчә, анда украиннар Русиянең барлыгы өч танкын кулга төшергән
11
12
Русия танкын алып китүче украин хәрбие
13
14
Русиянең берничә хәрби техникасы юк ителгән
15
Танк көпшәсенә "Хәерле кич, без Украинадан" дип язылган