Татар-башкорт дөньясының 2025 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез!

Ел шәхесе 2025 намзәтләре

2025 елда татар-башкорт дөньясының ел шәхесе исеменә кем лаеклы дип саныйсыз? Ел дәвамында җәмгыятькә тәэсир ясаган шәхес өчен тавыш бирүдә катнашырга тәкъдим итәбез. Бу исемлеккә сез лаеклы дип санаган шәхесләр кермәгән дип саныйсыз икән, безнең социаль челтәрләрдә языгыз.

Ел саен Азатлык Радиосы узып баручы елга йомгак ясауны ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлый. Бу матур гадәтне быел да дәвам итәргә булдык. Һәм бу мөһим эшне сезгә тапшырабыз, кадерле укучыларыбыз.

Татар-башкорт дөньясында 2025 ел шәхесе дип кемне атар идегез? Редакциябез ел дәвамында актив эшчәнлек алып барган, татар һәм башкорт исемен яңгыраткан, аларның мәнфәгате өчен көрәшкән, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан 9 кешене тәкъдим итә. Бу – безнең тәкъдим генә, сез дә үзегез лаеклы дип санаган шәхесләрне безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз.

Сораштыру безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, ул 29 декабрь көнне туктаячак. Фикерләрегезне безнең Youtube һәм Instagram платформаларында да яза аласыз. Тавыш бирү нәтиҗәсе сәхифәбездә 30 декабрь көнне игълан ителәчәк.

Быел кемгә тавыш бирәсез?

1. Руслан Айсин

Сәясәт белгече, язучы-публицист, мөһаҗирлектә яшәүче татар активисты, "Татар Шурасы" хәрәкәтен башлап җибәрүче

2025 елда Руслан Айсин чит илләрдәге татар активистларын берләштерү өчен Татар шурасы хәрәкәтен оештырды. Ул бу оешманы Татарстан хакимиятеннән бәйсез булган, татар халкының мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт буларак тәкъдим итте.

Социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып барыла, Хәтер көне уңаеннан онлайн конференция да оештырылды. Мәскәүдә татар мәктәбе саклануы, Европа һәм халыкалар институтларында асаба халыкларның вәкиллеге кебек темаларны күтәрә.

2. Айгөл Лайон

АКШта яшәүче башкорт активисты, Читтәге башкорт комитеты әгъзасы, башкортларның хокукларын яклаучы омбудсмены

2025 елда Лайон башкорт халкының хокукларын яклый торган омбудсмен вазифаларын башкара башлады. Аерым алганда, ул Башкортстандагы сәяси тоткыннарның, Украинадагы сугышта һәлак булган башкортларның исемлекләрен алып бара. Моннан тыш ул Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан-ачык тәнкыйтьләвен дәвам итә, башкортларны хәрби мобилизациядә катнашмаска өнди. Антиколониаль мәсьәләләрдә фикерләрен ачык белдерә.

Эшчәнлеге өчен Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә. Аерым алганда, 2025 ел көзендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе аны "экстремизм" маддәсе нигезендә читтән торып кулга алу карарын чыгарды. Ноябрь азагында исә ул Русиядә "ят агент" дип аталды.

3. Зиннур Әһлиуллин

Татар милли хәрәкәтенең ветераны, Чаллы татар милли хәрәкәтенең оештыручыларыннан берсе, ТИҮнең элеккеге җитәкчесе

2025 елда 74 яшьлек Зиннур Әһлиуллинга каршы "нәфрәт уяту" маддәсе нигезендә мәхкәмә алып барыла. Аңа милли хокуклар турындагы чыгышлары, Telegram-каналдагы фикерләре өчен гаепләү белдерелде.

Август аенда прокуратура Әһлиуллинга 2,5 ел колония җәзасы сорады, ләкин Әһлиуллин судта "мин хөкем карарыннан курыкмыйм" дип белдерде һәм үз карашларыннан баш тартмады.

4. Энгел Фәттахов

Татарстанның элеккеге мәгариф министры (2012–2017), татар теле өчен көрәш символларының берсе

Татарстан мәгариф министры булып эшләгән вакытта Фәттахов мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкты, шуның аркасында Мәскәү белән каршылыкка керде һәм нәтиҗә буларак вазифасыннан алынды. Шуннан соң район башлыгы булып эшләгән вакытта "финанс бозулар" өчен аңа карата җинаять эше ачылды, ул сак астына алынды. Күпләр моны аның тел сәясәтендәге позициясенә үч алу дип бәяли.

Фәттахов үзе соңгы сүзендә аңа каршы аерым "көчләрнең" эшләвен әйтте. Шәймиев исеменә язган ачык хатта да ул аңа карата махсус басым оештырылганын язды.

5. Рәмис Латыйпов

журналист, блогер

Соңгы елда татар теле һәм татар мәдәнияте турында уңышлы татар блогын булдырды. Кыска видеолар аша ул татар теленең кызыклы үзенчәлекләре, татарның Америка индеецлары белән көтелмәгән охшашлыклары, чичәннәрнең кем булуы турында һәм башка күп кызыклы күренешләр турында сөйли.

Моңарчы Латыйпов Татар-Информның татар редакциясе һәм Интертат сайтының баш мөхәррире булып эшләде. Әмма 2025 елның февралендә ул бу вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Ачыктан-ачык бу хакта әйтелмәсә дә, ул эшеннән Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белән әңгәмәсеннән соң китте. Бу әңгәмә урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур шау-шу тудырды. Бүгенге көндә Латыйпов ирекле журналист һәм язучы буларак эшен дәвам итә.

6. Ишморат Хәйбулла

җәмәгать һәм дин эшлеклесе, мөһаҗирлектәге активист, Читтәге башкорт комитеты әгъзасы

Антиколониализм темасына чыгышлар ясый, Башкортстандагы проблемнарны аңлата, Баймак эше нигезендә төрмәгә утыртылган башкортлар турында сөйли. Ирекле Башкортстан темасына фикерләрен җиткерә.

Айгөл Лайон, Руслан Сөләйман белән берлектә "Илче Гайсә" дигән фикер клубын оештырды, дин һәм милләт турында Ютубта даими тапшырулар алып бара.

7. Фазыл Вәлиәхмәтов

70 яшьлек язучы-публицист, татар милли хәрәкәте активисты

2024 ел азагында Фазыл Вәлиәхмәтовны социаль челтәрләрдәге сугышка каршы постлары өчен кулга алдылар, ә 2025 елда "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты аны рәсми рәвештә сәяси тоткын дип таныды. Аңа "армияне дискредитацияләү һәм "терроризмны аклау маддәләре тагылды.

Хокук яклаучылар бу эшне ачыктан-ачык сәяси дип атый. Ул гаебен танымый һәм, сәламәтлеге начар булуына карамастан, үз фикерләреннән баш тартмый.

8. Ләйлә Латыйпова

журналист, тикшеренүче, "From the Republics" медиасын оештыручы

Бу елда журналист "From the Republics" дип аталган медиа оештырды. Анда агымдагы вакыйгаларга Русиядәге төрле милли республикалары күзлегеннән карашы, милли темалар һәм милли хокуклар мәсьәләләре күтәрелә, төрле халык вәкилләренә мөнбәр бирелә. Башкортстандагы Кырктытау хәлләре, Татарстанның туган тел сәгатьләре кыскаруына каршы чыгуы, Дагыстанда медицина эшмәкәрләрен милләтләре сәбәпле рәнҗетүләр, Саха конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләр – медиада төрле милли төбәкләрдәге хәлләр яктыртыла.

9. Исмаил Төркоглы

Төркия галиме, Истанбулның нәфис сәнгать университеты профессоры

Озак еллар дәвамында татар тарихын, татарларны өйрәнә, бу темага төрек телендә китаплар һәм монографияләр яза, төрле халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясый, фән дөньясында даими татар темасын күтәрә.

Быелның көзендә Исмаил Төркоглының татар сәясәтчесе, галиме, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди турында китабы чыкты. Бу – авторның 30 ел дәвамында татар шәхесе турында өйрәнгән хезмәте.

Галим өч ел Казанда яшәде, КФУның тюркология кафедрасында төрек теле һәм тарихын укытты. Йосыф Акчура, Гадбелрәшит Ибраһим, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне өйрәнде. Тарихчы Надир Дәүләт укучысы, аның турында китап язды.

​***

Тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итә, нәтиҗәләр 30 декабрьдә чыгачак. Безнең исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен түбәндәрәк Азатлык Радиосы форумына яки безнең социаль челтәрләрдә яза аласыз.

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2023 ел: сәясәтче, активист Лилия Чанышева.

Икенче урында – җырчы Айгөл Гайсина, өченче урында – башкорт активисты Фаил Алсынов.

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алсынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!