Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәхим итегез!": Сугышта һәлак булган контрактчы белән хушлашу


Ринат Мәмәтов белән хушлашу
Ринат Мәмәтов белән хушлашу

2025 елның 4 ноябрендә Ринат Мәмәтов җәсәде салынган табутны Барда районы (Пермь төбәге) мәдәният йортына "Рәхим итегез" һәм "Добро пожаловать" дип язылган элмә такта каршысына кертеп куйганнар. Мәмәтовның туганнары һәм дуслары башта бу хурлыкны күрмәгән. Алар табутның нинди элмә такта астында торганын бары социаль челтәрләрдә фотосүрәтләр таралгач кына игътибар иткән. Шул ук вакытта Мәмәтовның туганнары әле дә ябык табутта чынлап та Ринатның җәсәде булган-булмаганын төгәл белми. Алар бары ниндидер хәрби киемне генә күреп өлгергән.

Язманың оригиналы - "Окно" проекты.

Нигездә татар-башкортлар яшәгән (10 мең кеше) Барды авылындагы зиратта сугышта һәлак булган 50 мәет җирләнгән.

"Мин әле дә абый исәндер дип өметләнәм!"

Якыннары Ринат Мәмәтовның 45 яшен тутыра алганмы-юкмы икәнен дә белми.

— 2 сентябрьдә аның туган көне, ә Ринат 7 гыйнварда ук югалды, - ди

Ринат Мәмәтов беренче хатыны һәм улы Рөстәм белән (архив фотосы)
Ринат Мәмәтов беренче хатыны һәм улы Рөстәм белән (архив фотосы)

Ринатның Бардада яшәүче абыйсы Элвир. — Ул 2024 елның 24 ноябрендә ихтыяри буларак китте, үзе белән бары тик төймәле телефон гына алды һәм безнең белән – минем белән дә, сеңлебез белән дә тәки элемтәгә чыкмады. Ник шулай карар кылган һәм аның белән ниләр булып ятканын без белмәдек. Мин соңгы минутка кадәр ул исән һәм әсирлектә дип өметләндем. Көз көнне документ тапшырдылар, имеш мәете табылган һәм "бальзамланган" дип язылган. Чынлыкта анда берни дә булмаган! Җирләү вакытында безнең гореф-гадәт буенча гәүдәгә һава керергә тиеш, шуңа без табутта 20гә20 итеп тәрәзә ясадык. Шул вакытта анда гәүдәнең булмавын күрдек! Бары офицер формасы, мәет өчен капчык һәм бетте. Шуңа хәтта җирләгәннән соң да мин әле туганым исәндер дип өметләнәм.

7 гыйнварда Ринатны хәбәрсез югалган дип игълан иткәннәр. Сугышка китәр алдыннан ул икенче хатыны белән аерылышкан һәм әтисе белән яшәгән.

—Мин төньякта идем, безнең Барда ягыннан ирләр күбрәк вахта юлы белән акча эшли. Әти 11 октябрьдә вафат булды, 64 яшендә. Улының җирләнүенә бер ай кала җир куенына салынды – ди Элвир. — Ә 4 ноябрдә Ринатны соңгы юлга озаттык. Мәдәният йортында 50ләп кеше җыелды. Урамда салкын иде, шуңа эчтә уздырырга булдык. Беренче хатыныннан туган улы Рөстәм килде, ул еш килеп йөри, онытмый. Бабасының җеназасына да кайтты, безгә булышты һәм акчалата да ярдәм итте. Безнең үз хәлебез хәл иде, шуңа инде элмә тактаны күрмәгәнбез дә. Аннары гына читтән кешеләр җибәрә башлады.

"Рәхим итегез" дип язылган фотосурәт интернет челтәрләрдә пәйда булганнан соң, аны шәһәр хакимиятенең рәсми пабликларыннан алып куйганнар.

— Без үзебез Ринатның туганнарыннан да ныграк борчылдык, — ди һәлак булган егетнең дусты Камил ( Исеме үзгәртелде. "Теләнмәгән оешма" булып танылу сәбәпле, редакция аның исемен атый алмый). —Туганнарына хәзер барыбер инде, ә безнең һәр ишегалдыннан "тегендә" кем дә булса китте.

Барда халкы Украинадагы сугышка җибәрелгән кешеләр турында шулай дип әйтә - "тегендә китте" дип.

— Соңгы тапкыр Ринат автоматны 2000 елны - мәктәп һәм политехник

Ринат Мәмәтовның социаль челтәрдәге фотосы
Ринат Мәмәтовның социаль челтәрдәге фотосы

көллиятне тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт иткәндә кулында тотты. Мәктәптә абруйлылар рәтендә булды: спортчы, нибары ике "дүртле" билгесе, калганнары - "бишле". Көллияттә аңа хәтта "Красавчик"! дигән кушамат тактылар. Армиядән соң ул сак хезмәтендә эшләде - башта Үзәк банкта, аннары төрле зур ширкәтләрдә. 90нчы ел балалары бит. Үзегез дә нинди вакытлар икәнен чамалыйсыз, - дип көрсенә һәлак булган егетнең абыйсы.

Мәмәтовның туганнары ачыктан-ачык Ринатның нинди "зур ширкәтләрдә" эшләвен әйтми.

Ләкин редакция берүк исемдәге кешегә карата ачылган җинаять эше турында мәгълүмат таба алды. Урлау белән бәйле эшне мәхкәмә 2024 елның 1 ноябрендә, ягъни Мәмәтовны сугышка китеренә бер айдан да азрак вакыт калганда караган. Эш материалларында Мәмәтов Ринат Фаил улының чит кешенең банк картасын табуы һәм аны кулланып авыл кибетләрендә, киоскларда һәм ашханәләрдә ким дигәндә 23 тапкыр вак-төяк сатып алу өчен шул карта белән түләве әйтелә. Ул аракы, тәмәке, шаурма һәм башка ризыклар алган, ярты көн эчендә 5 831 сум акча туздырган.

Зыян күрүче - җирле кибетнең җитәкче урынбасары мәхкәмәдә әйтүенчә, карта аның кесәсеннән төшеп калган булуы ихтимал, ә урланган сумма аның өчен зур түгел. Шулай ук ул "Красавчик" кушаматлы гаепләнүчене белүен һәм аның җирле сукбайлар белән аралашуын һәм хәмер белән мавыгуын әйткән. Мәхкәмә Мәмәтовның гаебен тануын исәпкә алып, аны ике елга шартлы хөкем иткән.

"Повестка килгәннән соң башы китте"

Барда районын җирле халык "нигездә татарлар яши торган" район дип атый. Кешеләр монда татарча сөйләшә, ел саен милли бәйрәмнәр уздырыла.

Барда Тол елгасының сул ярында урнашкан, Барда, Каҗмакты, Сөҗде-Елга авыл аркылы ага һәм Тол елгасы кушылдыгы булып тора.

— Авылны шул кушылдык исеме белән атаганнар. Төрки телләрдә бу "хариус" дигәнне аңлата, монда бу балык күп булган. Хәзер дә бар. Гомумән, авыл үсештә - ел әйләнәсендә эшли торган ябык хоккей корылмасын ясадылар. Менә асфальт салырга керештеләр — , ди исемен атамавын сорап бер Барда кешесе. — Хәтта татар халык театрыбыз да бар! Халык үз телен белә һәм сөйләшә. Әле төньяктан бергә эшләүче дуслар килеп киткән иде, алар да татарлар, тик күбрәк урысча сөйләшәләр.

"Туган якка кайткан кебек булдык, монда бөтен кеше татарча сөйләшә, барысы да әдәпле," диделәр. Эш тә бар - янгын сүндерү хезмәтендә. Автотранспорт оешмасы да бар, урман хуҗалыгы да. Ләкин шуны әйтергә кирәк - Барда ирләре, нигездә, вахта юлы белән нефть чыгару урыннарында эшли. Бардадан мең чакрымнар ераклыкка китәләр. Мин үзем дә хәзер вахтада, төньякта, өйдән 1758 чакрым ераклыкта. Әмма сугышка барганчы, болай акча эшләү яхшырак. Ә инде анда үз теләге белән баручылар, эшне оныткан маргиналлар. Алар имеш мактаулы исемнәрен кайтармакчылар, каһарманнар дип саныячаклар дип уйлыйлар. Имеш, карак түгел, ә солдат.

Сугышта үлгәннәрнең некрологларын бастыручы җирле пабликларда Бардадан инде 50 исем.

— Күпләр "йөк-200" белән кайтарылды, — дип уфтана Рамин Алиев.

Кайберләренең бронь булган, әмма барыбер сугышка җибәргәннәр.

32 яшьлек Рамин бу хакта яхшы белә. 2022 елның сентябрендә бронь булуына

Рамин Алиев хатыны һәм улы белән
Рамин Алиев хатыны һәм улы белән

карамастан, аны чак кына мобилизацияләми калганнар. Ул нефть коесында боралаучы булып эшләгән. Аның сугыштан ничек котылып калуын җирле халык әле дә борчылып искә ала.

— Хатыным Индира повестканы күреп җен ачуы чыкты һәм үз-үзенә кул салырга маташты, — ди Рамин. Бу хәлгә кадәр хатынының Азалия исемле 4 яшьлек кызларын үтерүен искә төшерүе иргә әле дә бик авыр — Хатыным хәзер рухи авырулар диспансерында, аны акылга зәгыйфь дип таптылар. Шуңа мине сугышка алмадылар да инде: 8 яшьлек улыбыз бар. Мин шул ук нефть ширкәтендә инде оператор булып эшлим. Гомумән, безгә, нефтьчеләргә, мобилизациядән "бронь" тиеш. Минеке ник шулай булган? Белмим. "Бронь" һәрвакытта да эшләми шул. Хәзер миңа тимиләр инде, чөнки ялгыз бала тәрбияләүче әти.

Күршеләре Раминны кызгана.

— Аңа авырга туры килде. Хатынын да көч-хәл белән коткарып калдылар - операцияне озак ясаганнар. Имеш, повестканы күргәч хатынның башы киткән, алар нык талашкан, ул эчкән, аннары үтерү һәм үз-үзенә кул салу адымына барган - башта сабый йөрәгенә, ә аннары үзенең корсагына пычак кадаган, — диде исемен Алинә дип үзгәртүне сораган хатын-кыз.

Җирле халык сөйләвенчә, "бронь"лы килеш тә сугышка алынучылар Барда районында булган һәм алар арасында һәлак булучылар да бар.

Илфат Хәлиловны соңгы юлга озату
Илфат Хәлиловны соңгы юлга озату

— Апрельдә Илдар Габдуловны җирләделәр. Ул Озын Яланнан, бездән ул авылга 15 чакрымдыр. Хатыны һәм дүрт баласы калды! — ди Алинә. —Тагын Илфат Хәлилов үлде - тол хатыны дүрт кызы белән калды. Ә аңа бит бары 55 яшь кенә иде. Теш табибы булып эшләде. Менә шулай 1400 кешелек Сараш (Хәлиловның туган авылы, Барда авылыннан 22 чакрым ераклыкта урнашкан) теш табипсыз калды.

BBC һәм "Медиазона" алып барган исәпләүләргә күрә, Пермь төбәге Украинада һәлак булган хәрбиләр саны буенча дүртенче урында тора. Төбәктән барлыгы - 4601 кеше һәлак булган. Аннан да күбрәк үлүчеләр Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсендә генә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG