Грузиянең оппозициядәге иң абруйлы Имеди телекомпаниясе соңгы ике айда эфирдан инде икенче тапкыр чыга. Ноябрь аенда Грузия рәсмиләре бу компанияне хөкүмәтнең бәреп төшерелүен хуплауда гаепләгәч, ул бер айдан артык вакытка тынырга мәҗбүр булган иде.
Хәзер компания тапшыруларын үзе туктата. Илдәге "пычрак сәяси уеннарга" протест йөзеннән. Имединең сәяси тапшырулар җитәкчесе Георги Таргамадзе бу адымны бер яктан, хезмәткәрләргә булган басым, икенче яктан, компаниянең хуҗасы һәм президентлыкка намзәт Бәдри Патаркацишвилидан читләшү нияте белән аңлата:
Георги ТаргамадзеПрезидент Михаил Саакашвилига ачыкча каршы чыккан Имеди хуҗаларының берсе Бәдри Патаркацишвили тирәсендә җәнҗал көннән-көн көчәя бара.
Сишәмбедә баш прокурор урынбасары Николай Гварамиа аларда Патаркацишвили тавышы язылган тасма булуын әйтте. Янәсе ул анда Эчке эшләр министрлыгы Эрекле Кодуага 100 миллион доллар тәкъдим итә.
"Аларның планына күрә, Кодуа, сайлаудан соң икенче көнгә җәмәгатьчелеккә ялган бюллетеньнәр тутырылган ике капчык күрсәтергә тиеш булган. Янәсе, хөкүмәт аңа аларны тартмага салырга кушкан, ә ул "чын патриот" буларак, моңа бармаган. Шушы вазгыятьтә ул министрлыкта хакимиятне үз кулына алырга тиеш булган", ди баш прокурор урынбасары.
Тасмадагы тавыш кемнеке икәне әле расланмаса да, ул дәүләт телевидениесендә яңгыратылды, һәм киләсе атна үтәчәк сайлау алдыннан сайлаучыга йогынтысын ясады булса кирәк.
Үз нәүбәтендә Патаркацишвили ягы хөкүмәтне гаепли. Аның сайлау кампаниясен, 2005 елда сәер шартларда вафат булган премьер-министр Зураб Жваниянең энесе Георгий Жваниа җитәкли.
Бадри ПатракацишвилиУл арада Патаркацишвили үзе дә бер тасма бәян итте. Янәсе анда Эчке эшләр министрлыгы рәсмие кемгәдер Патаркацишвилины үтерергә куша.
Прокуратура бу гаепләүләрне тикшерерәчәген белдерә. Әмма хәзерге вакытта Лондонда яшәүче Патаркацишвили, бу гаепләүләрне сылтау итеп, сорау алуга Тифлискә кайтмас, ди.
Патаркацишвили 5 гыйнвар сайлавында үзен Саакашвилига каршы торырлык бердән-бер намзәт дип саный. Оппозициядәге калган намзәтләрнең мөмкинлеге Имеди эшләүдән туктаганнан соң, юк дәрәҗәсендә.