Сербия президенты урынына 9 намзәт дәгъва итә. Ләкин төп көрәш аларның икесе арасында барачак. Аерма җир белән күк арасы диярлек.
Хәзерге президент Борис Тадич - Слобадан Милошевич бәреп төшерелгәннән соң, Сербияне мәгърибкә караткан һәм 2003 елда үтерелгән Көнбатыш тарафлы премьер Зоран Джинджичның варисы санала.
Фикер белешүләргә караганда, сербларның 70%-ты Европа Берлегенә керү ягында. Тадич, радиобызга биргән әңгәмәсендә, сайлаучылар шушы юлдан тайпылмас, дигән өмет белдерде:
Көнбатыш тарафлы Борис ТадичТадичның төп көндәше -- Радикал партия җитәкчесе Томислав Николич, Русия белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыру тарафдары, җиңгән очракта Мәскәүгә Сербиядә хәрби ныгытмалар урнаштырырга тәкъдим итәчәген белдерә. Шулай ук, Радикал партиягә нигез салучы, хәзер сугыш җинаятьләрендә гаепләнеп, Гаага мәхкәмәсе алдына баскан Войцлав Шешелны үзенең премьер-министры итергә вәгъдә итә. Сербиянең Европа Берлегенә таба авышуын Николич та таный. Мин дә анда керү ягында, ләкин, Косово хисабына түгел, ди ул:
Мәскәүгә йөз тоткан Томислав НиколичКосово мәсьәләсе сайлау ярышының үзәгендә торды. Либерал демократ Седомир Йовановичтан кала, 9 намзәтнең барысы да Косовоның бәйсезлегенә каршы чыга.
Балканнан читтә Косовоның киләчәге инде хәл ителгән саналса, серб рәсмиләре сер бирмәскә тырыша. Беркемнең дә тарихка "Косовоны югалтучы" булып кереп каласы килми. Белград урамындагы кайбер кешеләр дә бу мәсьәләне йөрәкләренә якын кабул итә.
"Бу бик четерекле, тарихи, мәдәни, дини мәсьәлә. Косовога нәрсә бәйләп торганын аңлата да алмыйм. Косово сербларның канында, моны үзгәртү бик кыен."
"Косовоның аерылуы минем өчен проблем түгел. Косовога карата шундый хисләр кичергән кешеләрне аңламыйм. Мин андый кеше түгел."
Косово мәсьәләсе сайлау алды ярышында зур урын алып торса да, әлбәттә, сербларны борчыган башка мәсьәләләр дә бар. Халыкның зур өлеше мохтаҗлыкта яши. Бу кешеләр тавышларын куш тырнаклар эчендә, корсагы белән бирәчәк.
Беренче турда бер намзәт тә тавышларның 50%-тын җыя алмас кебек. Бу очракта 3 февральдә икенче тур үтәчәк.